Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе районы “Агрохимсервис” җәмгыятенең Зюзино хуҗалыгы эшчеләре гел эштә

"Агрохимсервис" җәмгыяте Зюзино хуҗалыгында булганда техника утарында бер төркем механизаторлар авыл хуҗалыгы тагылма машиналарын язгы кыр эшләренә әзерлек чаралары алып баруларын күрдек.

Биредә сакчыллык чараларына зур игътибар ителә. Ике дистә еллар хезмәт иткән агрегатлар да һаман да сафта. Көзге кыр эшләре төгәлләнү белән төп эштән бушаган тракторчылардан ремонт бригадасы төзелә. Алар көздән агрегатларның узелларын салдырып, таләп ителгәнчә кышка әзерләп аскуймаларга урнаштыралар. Бирегә хезмәткәрләрне читтән чакырмыйлар. Барлык эшләрне күмәк көч белән үзләре башкаралар. Елның-елындагыча техника төзекләндерүдә тимерче Владимир Николаев актив катнаша. Аның белән бергә механизаторлар Александр Сетнев, Ринат Минхаҗев, Айрат Мәҗитов хезмәт куялар. Хуҗалык җитәкчесе Мидхәт Хуҗаҗанов ремонтчылар башкарган эшне югары бәяли. Бүгенге көннәрдә алар чәчкеч, культиваторларны әзерлек сызыгына кую өстендә эшлиләр. Берсүз белән әйткәндә зюзинолылар вакытның кадерен белеп, һәр эшне кабаланмыйча, җиренә җиткереп башкаралар.
Автор:Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев