Балык Бистәсендә яшәүче күптәнге танышларым Рузилә белән Вилорик Фатыйховларның якын көннәрдә гаилә коруларына 60 ел тула.
Яшьлекләре авыр сугыш чорына туры килгәнлектән, 13-14 яшьтән тормыш арбасына җигелеп колхоз эшенә йөри башлаганнар. Вилорик абый ул елларны аеруча зур дулкынлану хисләре белән искә ала. 15 яше тулган вакыттан аның өчен өлкәннәрчә мөстәкыйль тормыш юлы башлана. Фронттагы әтисе, абыйлары өчен бөек җиңү хакына тир түгеп эшләве хәтерендә әле дә саклана.Укуын тәмамлагач Корноухово һөнәр училишесында механизаторлык серләренә өйрәнә. Аны уңышлы төстә тәмамлап туган авылына кайта - җир эшкәртә, чәчү чәчә, игеннәрне җыеп суктыруда катнаша. Бер төркем авылдашлары белән ике ел ерак Казахстан якларында чирәм җирләрне күтәрергә туры килә үзенә. Вилорик нәтиҗәле хезмәте өчен күп кенә мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Туган ягына кайткач белем дәрәҗәсен күтәрү максатында Чистай авыл хуҗалыгы техникумына юл тота. Диплом белән кайткан белгечне район үзәгенә эшкә чакыралар. Авыл хуҗалыгы идарәсендә, аннан соң "Селхозтехника" берләшмәсендә инженер булып эшли. Булдыклылыгын күреп район җитәкчелеге аңа I нче механикалаштырылган күчмә колоннаны житәкләүне йөкли. "Эш урынында ул һәрвакыт тәртип ярата иде. Моны башкалардан да таләп итте. Принципиаль, үз сүзендә нык торган җитәкче булды", - дип искә алалар аны элеккеге хезмәттәшләре. Рузилә апа да аның төгәллекне яратуын исбатлап, әйткән вакытында бер минутка да соңармыйча өйгә кайтуын, үзенә йөкләнгәнне җиренә җиткереп үтәвен искә алды.
Бер очрашуыбызда 70 нче еллар корылыгында азык запасы туплап кайту өчен Алтай өлкәсенә җибәрүләрен хәтерендә яңартты Вилорик абый. Районнан алар бик күбәү поездга төялеп китәләр. Тик менә район вәкиле генә бер-бер артлы туып торган проблемаларга чыдый алмыйча, эшне ярты юлда ташлап кайтып китә. Ватылган техниканы төзәтү, печән пресслау җайланмаларын сафка бастыру Вилорик Фатыйхов җилкәсенә төшә. Ул ышанычны аклап, печән, салам йөкләр колоннасын исән- имин районга алып кайтарып җиткерә.
Үзе әйткәндәй, гаиләдә ышанычлы тыл, тормыш юлдашы - Рузиләсе булмаса, аңа, мөгаен, хезмәтендә кыенга туры килер иде.Элек тә шулай булды, әле дә бер-берсен ярты сүздән, күз карашларыннан аңлашып бик матур гомер кичерәләр. Бервакытта да юк-бар белән бер-берсенең күңелен төшерерлек авыр сүзләр әйтмиләр. Ике баласы, гаиләсе өчен дә күңеле тыныч була ирнең. Иртә таңнан эшенә бара, соң гына кайта. Өй мәшәкатьләре, нәниләрне балалар бакчасына илтү-алып кайту, дәрес әзерләшү, аш-су әзерләү кебек тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшнең барысы да әниләренең төп вызыйфасына әйләнә. Яхшы хуҗабикә генә түгел, сизгер күңелле, алда ни буласын тоя белгән, гаилә җылысын менә дигән итеп саклаучы да була ул тормышта.
Вилорик абый моннан илле еллар элек булган бер вакыйганы еш искә ала. Октябрь бәйрәме алдыннан алар ике хезмәттәше белән иртәнге өчтә үк көймәгә утырып Чулман елгасы утрауларының берсенә чыгып балык тотып, үрдәк-казлар атып кайтырга килешәләр. Төн урталарында уянып юлга хәстәрләнеп йөргәндә Рузилә апа, мөгаен үз гомерендә беренче мәртәбә, аны бу сәфәреннән бүленүен сорый. Йөрәгем сизенә, бу походыгыз ни өчендер миңа бер дә ошамый, дип аның юлына каршы төшә. Гаилә башлыгы, билгеле инде ризасызлык белдерә, бармасам бу бердә ирләрчә булмый, дип бик озаклап хезмәттәшләре каршысында уңайсыз хәлдә калуын аңлатырга тырышып карый. Әмма Рузиләсе үз сүзеннән һичкенә дә чигенергә уйламый. Тормыш иптәше белән ризалашырга кала. Өч көн үткәч бер иптәшенең үле гәүдәсен алып кайтып җирлиләр. Икенчесенең мәетен яз көне генә Болгар шәһәреннән табып кайталар...
Бүгенге көндә инде лаеклы ялда алар. Туганнарына, якыннарына булышып, үзара ярдәмләшеп, күпләрне сокландырып матур гомер кичерәләр. Тормышларыннан бик риза яшиләр. Балалары, өч оныклары, бер оныкчыклары өчен сөенеп гомер итәләр. Ә бу ел алар гаиләсе өчен күңелле вакыйгаларга, истәлекләргә аеруча бай икән. Июль аенда кызлары Гөлүзә, уллары Русланның кызы Элвина, кызының оныгы Азалиянең туган көннәре. Август аенда Вилорик абыйга да 75 яшь тула, якын көннәрдә аларның гаилә коруларына 50 ел була. Инде бүген үк җылы тәбрикләүләр кабул итәләр икән. Шагыйрь Фәнис Яруллинның түбәндәге шигьри юллары Фатыйховларга атап язылгандыр кебек тоелды миңа:
Гел янәшә бардык бергә,
Иелә белдек, бөгелә белдек,
Бер тәккәбер гөл булмадык.
Мәхәббәткә тезләнсәк тә
Горурлардан ким булмадык,
Яндык, ләкин көл булмадык.
Идрис Аметов.
Нет комментариев