Районыбызның «Кулон-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үз эшчәнлеген елдан-ел киңәйтә, камилләштерә бара. Шуның белән бергә биредә хезмәт җитештерүчәнлеге дә арта.
Иркен, якты итеп төзелгән комплекс янәшәсендә узган ел яңадан 4 торак сафка бастырылган. Маллар саны да ишәя. Бүгенге көндә 2400 баш терлеккә исәпләнгән комплекста 1300 баш мөгезле эре терлек асрала һәм алар продуктлылыгы югары булган токымнар белән яңартылып торыла. Соңгы вакытта бирегә 100 баш “Швед” һәм 200 баш “Сычевская” токымлы таналар кайтартылган. Маллар һәр көнне, берничә сәгатькә, саф һавага - кардага чыгарыла. “Февраль аенда комплекска янәдән 200 тана кайтартылачак. Аларны Смоленскийга барып үзебез алып кайтабыз. Сыналган токымнар. Аксымга бай, майлылыклары югары, шуңа да продуктлылык ягыннан үзләрен аклаячаклар. Инде 19 тана бозаулады. Алардан бүгенге көндә тәүлегенә 15 килограмм сөт савыла”, - ди комплекс начальнигы Фәнис Садыйков.
Биредә эшләүче һәрбер терлекчене мактап телгә алды ул. Әнә, Илсөяр Сәлахиева узган ел таналар группасын кабул итеп алган. Хезмәтен яратып башкара. Бүген аның карамагында 62 баш мөгезле эре терлек. Азыклар рацион нигезендә бирелгәнгә, барысы да көр, матурлар.Әлбәттә, ирешелгәннәр чик түгел, кулонлылар киләчәктә дә уңышлары белән куандырырлар әле.
Фәрвәз КАЮМОВА.
Нет комментариев