Матурлыкны һәр җирдән табарга була. Тик аны күрә белергә генә кирәк. Буш вакытларын яраткан шөгыленә багышлаган, иҗади шөгыльләнүче кешеләр районыбызда да шактый.
Йорт тирәсендә аунап яткан иске, ташландык әйберләрдән менә дигән фигуралар ясап, могҗизалар тудыручы кешеләр бик күп безнең арабызда. Сүзем Балык Бистәсендә яшәп, әйләнә тирәсен гүзәллеккә төрүче Алевтина Подгорнова, Гүзәлия белән Илнур Галиевлар турында.
Иҗатына күңел омтыла
Сүземне матурлыкны үз куллары белән тудыручы Алевтина ападан башлыйм. Чыгышы белән ул Брынка авылыннан. Авыл Әшнәк елгасы буенда урнашкан булган. Тора-бара авыл юкка чыккан, анда яшәүчеләр район үзәгенә, шәһәрләргә күчеп киткәннәр. Һәр елны бирегә Алевтина апа нәселеннән 200 гә якын кеше җыела. Өстәлләр җәеп, чәй эчәләр, аралашалар. Биредә туганнар күптән түгел җыелышып авыл истәлегенә 3,5 тонналы һәйкәл куйганнар.
Алевтина апаның капкасы төбеннән үк әкият дөньясы башлана. Урындыкта ире Дмитрий белән иҗат иткән «бабай» утырып тора. Мәче коймага үрмәли. Чын җан ияләре, дип ымсынып куясың. "Кергән кеше бабай белән исәнләшә, курчак икәнен белгәч көлеп җибәрәләр",-ди хуҗа. Капкага эленгән иске машина көпчәгендә чәчәкләр үсеп утыра. Гап-гади агач бүкәнгә күзләр, борын, мыеклар ясап башына табак кидереп куйгач, әкият героена охшап калган. Иске кроссовкалар да чүплеккә ташланмаган, эшкә яраган. Янәшәдә георгин чәчәкләре үсеп утыра. Чәчәкләр капка төбеннән ишек алдында дәвам итәләр. Нинди генә төрләре юк аларның. Ишек төбендә чучка баласы каршы алды. Тотып карагач кына пластмасса бутылкадан ясалганлыгын аңладым. Чәчәк чүлмәген элгән кәрҗинне хуҗабикә үзе үргән. Болытлы көннәрдә дә ишек катына элеп куелган кояш елмаеп тора. Йортка үтеп кергәч тә гаҗәпләнүдән туктамыйсың. Бәйләнгән, чигелгән кул эшләре күз явын алырлык. Төрле формада эшләнгән, матур итеп бизәлгән чәчәкләр вазасы гына да ни тора! Кибеттән мондыйларны сатып ала алмыйсың. Стенада үрмәкүч белән пәрәвезле макраме, ишек өсләрендә дә шундый ук бәйләнмә. Бакчада үскән лагенария-кыярны образга керткән. Аннан елан ясап суыткыч өстенә торбага элеп куйган. Заманында Алевтина апаның әнисе дә оста тегүче булган. 30-40 ел элек ул чигеп ясаган картиналар әле дә өр-яңа кебек, Алевтина апа өенең стенасында урын алган алар. Кул эшләренә осталык әнисеннән күчкәндер аңа. Брынка авылы урынында һәр елны үткәрелгән Тройца бәйрәме алардан башка узмый икән. Язма героем төрле образлар уйлап табып, күлмәкләр тегеп килә бирегә. Быел алар рус халык күлмәкләреннән килгәннәр. Сарафан, блузка, тасмаларны Алевтина апа үзе теккән. "Бәйләргә, тегәргә бик яраттым. Эшләнмәләрнең күбесен бүләк итә идем. Хәзер күзләрем дә күреп бетерми, бәйли алмыйм. Күңелгә килгән фантазияне фигуралар ясаганда кулланам",-ди ул.
"Матурлык өләшүче куллар"
Матурлык тудыручыларның тагын берсе Балык Бистәсендә гомер итүче Гүзәлия белән Илнур Галиевлар. Аларның осталыгы, күңел матурлыгы нәтиҗәсе- бистәнең күркенә әйләнгән гүзәллек почмагы. Җәй буе райондашларның игътибарын үзенә җәлеп итеп, күңелләрен күтәреп, сокландырып тора. Мондый матурлыкны булдыру өчен алар күпме сәләтләрен, көчләрен куйганнар!? Тоз күленә барып, андагы матурлыкны күреп кайтканнан соң, аларда да "матурлык почмагы" ясап кую теләге туа. Иң беренче эш итеп бакчада беседка ясарга уйлыйлар. Гел чәчәкләргә күмелеп утырган урында бакчаны тулыландырып талдан үреп ясап куялар аны. Машинаның яраксыз көпчәкләрен бер дә әрәм итмәгәннәр. Беседка каршына пар аккошлар, аның янәшәсендә төрле төсләргә буяп әллә ничә төрле чәчәк савытлары ясап куйганнар алардан. Капка башында талдан үрелгән кәрҗиндә утырган пар торналары гына да ни тора. Алар капка төбен, ишегалдын чәчәкләр композициясенә әверелдергәннәр. "Теләк кенә кирәк, калганын кул эшли",-ди алар.
Берничә ел элек районда үткәрелгән "Матурлык тудыручылар" конкурсында беренче урынны биргәннәр аларга. Райондашлар аларның иҗат җимешләренә сокланалар, хәтта беседканың сызымын сорап килүчеләр дә булган.
Чәчәкләрне, гөлләрне Гүзәлия апа гына түгел, балалары да бик ярата икән. Ярату бер хәл, аны үстерә дә белергә кирәк бит. Малайлары көпчәктән нинди матур эшләнмәләр күрә, үзе дә шуны булдырырга тырыша. Казан шәһәрендә укытучы булып эшләүче кызлары мәктәп бүлмәләрен гөлләргә күмгән. Мәктәп ишек алдына да күптөрле матур чәчәкләр утырткан. Әйе шул, үз куллары белән матурлык тудыра, осталыкларын башкалар белән дә бүлешеп, дөньяны тагын да матуррак итә бу гаилә. Булганнан бар да була, дигәндәй Галиевлар гаиләсе бик күп җир җиләге үстерә. Алардан төрле кайнатмалар ясый. Урман- болыннарда җир җиләге дә җыярга яраталар икән.
Һәрберебез матурлыкка омтыла. Ә аны тормышка ашыручылар күп түгел. Юк-юк та очраштыргалап торалар. Алевтина Подгорнова Тюрина, Гүзәлия һәм Илнур Галиевлар кебекләр. Әйләнә-тирәләрендә үзләре һәм кешеләр өчен шундый матурлык тудыручыларга ирексездән рәхмәт әйтәсе килә.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.
Нет комментариев