Соңгы вакытта район үзәгендә өер-өер эт көтүләре күренә башлады. Кайбер авылларда да шундый ук хәл. Өерләрдә хуҗасыз, кыргый этләр генә булса бер хәл. Күбесенең хуҗалары бар ләбаса. Моны этләрнең муенчакларына карап та чамаларга була инде.
-Үзәккә үткән проблемаларның берсе инде ул-урам этләре,- ди Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Вәлиев,- Ел саен дистәләгән кеше шул хуҗасыз этләрдән зарланып шикаятьләр белән мөрәҗәгать итәләр, телефон аша чара күрүне сораучылар да күп. Хуҗасыз этләр балаларны, хатын-кызларны куркыталар, сарык-кәҗәләргә, кош-кортка һөҗүм итү очраклары да кабатланып тора. Дөрес, йорт хайваннарына төлкеләр ташлану фактлары да аз түгел.
Балык Бистәсе поселогының территориясен төзекләндерү кагыйдәләре буенча урамда һәм башка җәмәгать урыннарында хуҗасыннан башка йөргән этләр хуҗасыз булып исәпләнә һәм алар махсус оешмалар тарафыннан тотылып алып кителергә дә мөмкиннәр.
Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.7 маддәсе буенча урамнарда, паркларда, башка җәмәгать урыннарында этләрне борынчыксыз, бәйсез йөрткән, яки караучысыз калдырган өчен 1000 сумга кадәр штраф каралган. Ә инде эт кеше тешләсә,йорт хайваннарын таласа хуҗа җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин.
-Узган ел ике мәртәбә махсус оешмаларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Алар 40 баштан артык этне тотып алып киттеләр,- ди Марат Вәлиев.- Быел да якын көннәрдә бу эшне оештырмый булмас. Шуңа да әгәр этегез сезгә кадерле икән аны караучысыз урамга чыгармагыз. Аның бер гаепсез кешеләрне куркытуларын, хәтта тешләргә дә мөмкин булуларын онытмагыз.
Илгиз Җамалиев.
Фото: http://m.pg21.ru/userfiles/picitem/img-20150119184719-546.jpg
Нет комментариев