Этләр йөри өер булып җәяүлене куркытып
Соңгы вакытта район үзәгендә өер-өер эт көтүләре күренә башлады. Кайбер авылларда да шундый ук хәл. Өерләрдә хуҗасыз, кыргый этләр генә булса бер хәл. Күбесенең хуҗалары бар ләбаса. Моны этләрнең муенчакларына карап та чамаларга була инде.