Биектау авылы мәдәният йортында җирлек гражданнары җыены узды
Авыл һәм кеше

Биектау авылы мәдәният йортында җирлек гражданнары җыены узды

Шушы көннәрдә Биектау авылы мәдәният йортында  район башлыгы Илдар Таҗетдинов, район прокуроры ярдәмчесе Карина Акчурина, район җитәкчелеге, оешма-предприятие вәкилләре катнашында җирлек гражданнары җыены узды. Авыл җирлеге башлыгы Камил Галимуллин 2018 нче елда башкарылган  эшләргә хисап тотты.

- Авыл җирлеге биш авылны -  Биектау, Яңавыл, Яңа Сала, Чаллыбаш, Үрнәк авылларын берләштерә. 438 хуҗалык бар, аларда 1243 кеше яши. 2017 нче ел белән чагыштырганда яшәүчеләр саны 22 гә кимеде.

Авыл җирлегендә 376 эре мөгезле терлек, 166 сыер, 208 сарык, 37 кәҗә, 66 ат исәпләнә. Бүгенге көндә “Кулон-Агро” җәмгыятендә 100 дән артык кеше хезмәт куя. Бу уңайдан авыл җирлеге Советы һәм халкы исеменнән күрсәткән ярдәме һәм эш урыннары булдырганы өчен  Альберт Шамил улы Фәхретдиновка олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Пай җиренә печән һәм ашлык бирелә. Безнең авыл җирлегендә өч крестьян-фермер хуҗалыгы эшләп килә. Алар атлар, эре мөгезле терлек үрчетү, керамзит блоклар җитештерү һәм  агач эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Биектаудан Минехан Зиннәтуллин, Фәнис Галиуллин, Яңа Саладан Тәлгать Мотыйгуллин үткәрелә торган чараларда актив катнашалар һәм  матди ярдәм күрсәтәләр.

Узган елны җиде зират өчен тиешле документларны әзерләп рәсмиләштерү өчен тапшырдык. Авыл имамнары халык белән берлектә аларны чисталыкта һәм тәртиптә тоталар.

Биектау авылында Гыйльметдин Бәдретдинов һәм Тәлгать Мотыйгуллин чишмә янын төзекләндерделәр һәм койма тоттылар.

Шулай ук Биектауда яңа балалар бакчасының проекты әзерләнде, өлешчә төзелеш өчен акча күчерелде.

Чаллыбаш авылы клубы бүгенге көндә электр белән җылытыла. Киләчәктә аны газ белән җылытуга күчерергә уйлыйбыз. Мәдәният йортыбыз авария хәлендә,- диде  авыл җирлеге башлыгы.

Халыктан 331400 сум жыелган үзара салым акчасы хөкүмәтебез тарафыннан 4 тапкырга арттырылып 1 миллион 657 мең сум булып җирле үзидарәгә кайтты. 

Биектау авылында урам юллары тәртипкә китерелде, Яңавылда балалар мәйданчыгы булдырылды, Яңа Сала авылында урам юллары яхшыртылды, өлешчә су торбасы алыштырылды. “Экосервис” оешмасы көче белән каты көнкүреш калдыкларын җыю эше җайланып килә. Чаллыбаш авылында  урам яктырткычлар алыштырылды, су насосы алынды, балалар мәйданчыгы төзекләндерелде. Урам юлларын чистарту белән кыенлыклар юк. Бу эшне “Кулон-Агро” җәмгыяте тракторчылары башкара.

Авыл җирлеге башлыгы Камил Галимуллин Биектау авылында яңа мәдәният йорты төзүне программага кертүләрен сорап район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов  районда алып барылучы вәзгыять белән таныштырды. Авылда яшәүчеләр сорауларга анык җаваплар ишеттеләр.

Авыл җыенында  шәхси эшмәкәр Тәлгать Мотыйгуллинга, “Кулон-Агро”  механизаторлары Ринат Шәрәфиев, Инсаф Шәрифуллинга район башлыгы Рәхмәт хатлары  һәм Пенсия фонды аша Биектау авылында компьютерга өйрәнү курслары узган  пенсионерларга сертификатлар тапшырылды. Аларны Биектау мәктәбе инфоматика укытучысы Люция Төхвәтуллина укыткан.

Шушы ук көнне авыл җирлеге Советының сессиясе булып узды.  Анда җирлек башлыгы Камил Галимуллинның эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнде.

Таңсылу Минһаҗева.


Нет комментариев