Балык Бистәсе районы хуҗалыгында һөнәренә хыянәт итмәгән агроном Газизҗан
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе районы хуҗалыгында һөнәренә хыянәт итмәгән агроном Газизҗан

Алар өч классташ (Тегермәнлек егетләре), барысы биш райондаш Казан авыл хуҗалыгы институтын бер вакытта  тәмамлыйлар. Шунысын ассызыклап узу мәслихәттер, бишесе дә районга тугрылык күрсәтеп матур тарихи эз калдырды алар. Араларыннан  Фәрит Ситдиков дистә еллар дәвамында элеккеге “Береговой” хуҗалыгының  агрономы вазыйфасында, соңрак муниципаль хезмәткәре буларак куйган хезмәтләре белән дәрәҗәләнде. Хәмәтгазиз Касыймов исә хезмәт елларын агрономия белән бәйләп матур юл үтте. Вера һәм Виктор Емельяновларның район хакына куйган хезмәтен шулай ук югары бәяләми мөмкин түгел. Виктор  үз вакытында “Кульга” хуҗалыгының терлекчелек тармагында ясаган революцион яңалыклары, кылган гамәлләре белән республикакүләм танылулар алды. Кыскасы, барысы да институт дипломын аклап яшәде алар. Ә бүген сүзем курсташларның бишенчесе- Газизҗан Ханов турында.

  Тыйнак кына холыклы, сабыр акыллы, хезмәтен яратып башкаручы, гаделлек сөюче бу егетне инде берничә дистә еллар дәвамында беләм, аның уңышларын күзәтеп барырга насыйп булды. Уңыш үлчәве шактый саллы аның, үз эшенең чын патриоты дияр идем мин аны. Шулай булмаса, сайлаган һөнәрендә өзлексез 37 ел хезмәт куя алыр идеме икән?! Аның эшләү дәверендә 20 гә якын җитәкче алышынган. 20 характер, холык, очсыз-кырыйсыз таләпләр, һәркем үзенчә бора ”корабны”. Беренче хезмәт елларының “Знамя коммунизма” колхозында Мансур Кәтиев канаты астында башланып китүен олы бәхеткә саный ул. «Читтән, кешедән сөт алу юк. Һәрберегез сыер тота. Шул исәптән үзем дә»–беренче нәрәттә әнә шундый сүзләр ишетә рәисеннән Газизҗан. Икенче көнне утарына тана алып төшеп бәйләп тә куя. Менә шуннан башлана аның өчен крәстиән тормышы.
 Тынгысыз эзләнүчән, яңалыкка омтылучан, игенчелеккә гашыйк Мансур Сабирович аны да үз тизлегенә ияртә. Тәүге хезмәт көннәреннән “ышаныч” дилбегәсен яшь белгечкә тапшырырга җөръәт итә колхоз рәисе. Бергә яңа орлык сортлары эстәнеп Украинага чыгып китәләр алар. Буш кайтмыйлар, хуҗалыкка борчакның коелмый торган яңа сорты кайтып төшә. Ике метрга якын биеклеккә үсешле борчак “сакаллы агрономнарны” да гаҗәпкә калдырып гектарыннан 20 центнердан артык уңыш бирә. Аннан, Белоруссиягә юл ала алар. Моннан исә Татарстанга, төгәлрәге, русәшнәклеләргә адресланган бәрәңге вагоны килеп җитә. Шактый еллар дәвамында хуҗалык бу юнәлештә лидерлык итә. Республиканың дистәләгән районнарына чәчүлек орлык сата хуҗалык. Район, республикакүләм семинарларның күп тапкырлар шушы хуҗалык базасына тәгаенләнүе дә очраклы гына хәл булмый. Игенчелектә шактый танылу алырга өлгерә “Знамя коммунизма”. Ул елларда ныгытып карабодай игү белән дә шөгыльләнеп китә колхоз. Район, республика базарына үзенең карабодай ярмасын сатуга чыгара башлый. Мәскәүдән арпаның “Нотанес” сортын юнәтү хуҗалыкка тагын бер олы танылу алып килә. Алар беренче елны ук әлеге сорт белән чәчелгән  арпа басуыннан 70 шәр центнер уңыш җыеп алуга ирешәләр. 
–Шул елны районның тәҗрибәле агрономы, ызандаш колхоздан Гыйматдин Әльмиевнең уңыш белән котлап кулны кысып киткәне истә калган. Шул күрешүдән шактый еллар аралашып, киңәшләшеп яшәдек аксакал белән. Гомумән дә, юлымда гел яхшы кешеләр очрап торды миңа. Бу төбәккә читтән килеп урнашкан бер ятим булуыма карамастан, һәр тарафтан җылылык, теләктәшлек тоеп яшәдем, үз итеп кабул иттеләр. Ихлас дуслыкта хезмәттәшлек иткән элеккеге коллегаларым Габделхәй Гайнетдинов, Равил Назимов, Нәҗип Әлмөхәммәтов, Раиф Габдрахманов, инде мәрхүм Рәсим абый Шәйхетдиновка әле дә олы рәхмәтләрдә яшим. Бүгенге җитәкчебез Раил Бариев  безнең өчен Ходай бүләге булды. Сүзеңә колак сала, сорау туды исә ярдәм итәргә генә тора. Агрономның эш нәтиҗәләре бик күп факторлардан тора. Ә янәшәңдә сине аңлаучы яхшы җитәкче булу–монысы инде иң зур бәхет,–ди Газизҗан.
Үзе лаеклыны гына хөрмәтли ул җәмгыять. Районның олы хуҗаларының да хисаплашкан чаклары аз булмады агроном Газизҗан белән. Бигрәк тә район партия комитетының беренче секретаре Валерий Павлович Васильев идеясе белән  хуҗалыкны арендаларга бүлеп йөргәндә килеп туган киңәш табыннарында Газизҗанның сүзе еш өстен чыккан вакытларны хәтерлим. Газизҗанны бәрәңге игү буенча җаваплы белгеч итеп беркеттеләр. Югары җитәкчеләрнең олы ышанычын аклады ул. Колхоз бәрәңге участокларын 120 гектарга җиткерде. Җиткерү бер нәрсә, игү, эшкәртү,  уңышны җирдә калдырмау–болары агроном җаваплылыгында. Комарлы сатып алучылардан гөҗләп торды колхоз траншеясы, складлары хуҗалыкның. Ни хәл итмәк кирәк, заманалар үзгәргән, җитәкчеләр алышынган  саен таләпләре үзгәрә барды. Бүлүләр, аерылулар, кушылулар, хуҗалар алышынулар–барысын җилкәсендә кичерде хуҗалык. Алыштыргысыз агроном гына җир-анага тугрылыклы хезмәтен дәвам итә килде. Менә соңгы 9 елын ул “Вамин”, аны алыштырган “Кама-Агро” җәмгыятендә хезмәт куя. 
–Мондый булдыклы егетне экспонат итеп кенә тотарлык. Үз эшен белүче, тәҗрибәле белгеч. Безнең хуҗалыкта җир, игенчелек, Газиз–органик бер бөтен. Газизне җирсез, җирне Газизсез күз алдына да китереп булмый. Бүгенге көндәге игенчелек тармагындагы казанышларыбызда аның лаеклы өлеше ята. Үз чиратында икмәк, печәнең  бар икән, терлекчелек тә ышанычлы яши,–ди җәмгыять җитәкчесе Раил Бариев. Әле кичә генә хуҗа кеше тантаналы шартларда җәмгыятьнең Мактау кәгазен һәм истәлеген бүләген тапшырды Газизҗанга.
  Хуҗалык соңгы елларда 5 мең гектарга якын сөрүлек җирләр белән эшли. Быел бөртеклеләрдән уртача 28 центнер гектар  уңышы алды. Көзге арышның уңышы 32 центнердан артып китте. Кышлату чорына  1400 эре терлекләр өчен 5 мең тонна сенаж, 2700 тонна силос салынды, 2 мең тонна печән, бизнигам салам әзерләнде. Әлеге күрсәткечләр Газизҗанның хезмәти нәтиҗәләре дә. Түгелгән тир, сарыф ителгән вакыт, куелган максатлары бушка китмәгәннәр.
–Бу җирнең чын бәхетлесе мин. Язмышыма олы рәхмәтлемен. Матур гаиләм, яраткан тормыш иптәшем, кызым, улым, биш оныгым бар. Үткәннәремә әйләнеп кайтканда искә алырлык, якыннарыма сөйләрлек, дусларым белән уртаклашыр матур хатирәләрем җитәрлек. Үткән хезмәт елларымның  һәркайсына уфтанып түгел, сагынып кайтам. Гомерләр заяга узмады дип ихластан әйтә алам. Әгәр юлларымны яңадан башласам, шул ук үзем сайлаган юлларымнан китәр идем,–ди ул.
  Борылам да карыйм 
   үткәннәргә-
  Горурланыр еллар 
  язылган.
  Мин бәхетле дияр 
   хакым бар бит-
  Матур тормыш 
   юлы узылган.
Әлеге бәхетле шигьри юллар да аның күңеле кыйтгасыннан яңгырый сыман.

Вазыйх Фатыйхов.


Нет комментариев