Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе районының Рус Әшнәге авылында авыл җыены булып үтте.

Рус Әшнәге авылы халкы үзләрен борчыган сорауларны авыл җыенында күтәреп, туган проблемаларны уңай хәл итү юлларын бергәләшеп билгелиләр. Быел да авыл җирлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев җыенда алда торган бурычларга киңрәк тукталды, аерым алганда авыл эчендәге искергән суүткәргечләрне яңарту, юлларны төзекләндерү, авыл урамнарын, ерганакларны чүптән арындырып тәртиптә тоту, зиратларны чистарту, тирә-ягын...

Халык исә район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимовтан христиан динендәгеләр өчен төзелгән гыйбәдәт кылу йорты һәм мәчет урнашкан җир мәйданнарын рәсмиләштерүне активлаштыруда булышлык сорады. Авыл кешеләрен җирлектәге буш һәм ташландык йортлар проблемасы да борчый әле. Халык җыенында күтәрелгән мәсьәләләр- болар агымдагы ел бурычларын тәгаенләү иде. "Узган елгы җыелышта авылыбыз зиратын койма белән әйләндереп алу турында сүз булган иде.Мәсьәлә бик тиз арада тормышка ашты. Шулай ук безнең инде күптәнге хыялыбыз булган -яхшы күперне төзеп, файдалануга бирүләре өчен, бу эшкә матди ярдәм күрсәтүчеләргә чиксез рәхмәтлебез",- диде пенсионер Ирина Миронова. Авыл җирлегендә чыннан да соңгы елларда халык файдасына байтак эшләр башкарылган.

Идрис Аметов.

Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев