Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе Казаклар-Чаллысы авыл җирлеге Советы районда беренчелекне бирми

Соңгы биш елда Яңа Ел бәйрәмнәре алдыннан авылларны бизәү буенча Каз-Чаллы авыл җирлеге Советы районда беренчелекне бирми. Бу хакта муницепаль район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов әйткәч, ышанмаган идем.

Чыннан да жиңүчене билгеләү бик урынлы һәм гадел булган икән. Авыл җирлеге Советы башлыгы Иван Ананьев күп еллардан бирле инде биредә авыл активистларын һәм депутатларны берләштереп бәйрәм алдыннан үз төбәкләрен матурлап бизәү буенча конкурс оештыруны матур гадәткә керткән. Әле менә без килгәндә дә үз хезмәткәрләре белән бергәләшеп йөреп чыккач, беренчелекне кемнәргә бирергә дип аптырап утырулары булган аларның. Җиңүчегә бүләге алай ук зур булмаса да, һәркемнең беренче буласы килә бит. Безне дә ул, килүегез вакытлы булды әле дип сөенеп каршы алды. Берничә көн инде алар авыл җирлегендә булган 6 авыл арасында иң яхшы әзерлеклеләрне билгеләгәндә каршылыкларга очрыйлар. Чөнки һәркайсысы менә дигән итеп ихлас күңелләреннән әзерләнгәннәр. Авыл җирлеге Советы үзәге Каз-Чалылы мәдәният хезмәткәрләре быел да ныклап торып әзерләнгәннәр. Халыкка авыл үзәгенә җыелып сөенешеп бәйрәм итәрлек истәлекле урынны зәвыклы итеп, зур тырышлыклар куеп, җиренә җиткереп бизәгәннәр. Әкият геройларыннан торган кар сыннары да яңа килә торган ел таләпләренә туры килә. Һәр авылда бер дигән итеп Кыш бабай белән Кар кызларын ясаганнар, билгеле инде кыр җәнлекләре һәм әтәч сыннары да берсеннән-берсе матур булган. Кайберләренә сокланып туя алмаслык. Каз-Чаллы авылы үзәге үзенә күрә әкият шәһәрчеген хәтерләтә.

Дәвамын газетадан укыгыз

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев