Айсылу Ситдийкова: Портретларның күчермәсен төшерергә яратам-Фотолар
...Сәйләннән соңгы таҗ да үрелде. Гаҗәеп матур килеп чыкты бит, әй! Янып торган кызыл сәйләннәр үзе үк бакчада үскән роза чәчәкләрен хәтерләтте. "Эх, шушы чәчәкләр кебек янып яшисе иде!"-күңелендәге иң изге хыялын кычкырып әйтергә базмый, тәрәзәдән урамга бакты Айсылу. Ә анда март кояшы җиргә яткан соңгы карларны "ашый" иде.
...Күпме вакытлар узды инде ул язлардан соң?! Тирә-юньне гүзәллеккә күмгән табигый чәчәкләргә карап күпме сокланганы булды аның. Аларны күзәтте дә куллары янәдән сәйлән бөртекләренә үрелде, хыялындагы матурлыктан искиткеч бәйләмнәр туды.
Кул эшләнмәсе белән мавыгу җан талчыгуын, авыруларны да оныттырды, интернет аша яңадан-яңа үрнәкләр эзләде Айсылу. Сәйләнле коллекциягә төсле тар кәгазьләрдән бөтереп ясалган шкатулкалар, күбәләкләр өстәлде.
-Квиллинг сәнгатен (спираль рәвешендәге кәгазьләр белән эшләү) иң элек компьютерда утырганда күрдем. Карап торышка ансат тоелса да, модульләр ясаганда аның да үз кыенлыгы бар. Төсләрне туры китерергә кирәк, ялгышырга ярамый, юкса матурлыгы югала,-ди Айсылу һәр нәрсәгә үз бәяләмәсен биреп.
Зур сабырлык, осталык сорый торган әлеге эшләнмәләр хыял дөньясыннан чынбарлыкка әнә шулай аша.
-Иҗат җимешләре шактый күп туплангандыр. Кайларга куеп бетердең?-димен, уены-чыны белән бергә.
-Дусларыма бүләк иттем, туганнарга өләштем,-ди Айсылу. -Соңгы вакытларда рәсем сәнгате белән кызыксынам. Ясалган рәсемнәрне аерым альбомга туплыйм.
Әнисе Гөлназ шактый калын альбомны алдыма куйгач, мин, гади генә карандашның да шундый могҗизалар тудыруына шаккаттым.
-Портретларның күчермәсен төшерергә яратам. Йөз мимикаларын ясауны укытучым Татьяна Михайловна Потапова өйрәтте. Мин бит күбрәк дәрестән буш вакытларымда шөгыльләнәм (авт.Айсылу Ситдыйкова Балык Бистәсе гимназиясенең 9 "В" сыйныфы укучысы). Ә буш вакытым, гадәттә, төнге сәгатьләр була,-ди ул елмаеп.
Киләчәк хыялы белән дә уртаклашты Айсылу. Бизнес-информатика буенча белем алырга телим ди ул. Ышанам, булдырыр да! Хыялларның канат куяр чагы бит әле!
Фәрвәз Каюмова.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев