Зәйнәб Фәрхетдинова: «Оригиналь булу юбкаңны күтәреп күрсәтү түгел»
Концерт алдыннан Зәйнәб апа белән сөйләшеп алдым.
- Сез һаман да искиткеч чибәр... Нәрсә үзгәрде, Зәйнәб апа? Бүгенге Зәйнәб белән элеккеге Зәйнәб нәрсә белән аерыла?
- Мин генә түгел, дөнья үзгәрде. Миңа хәзер 25 тә, 35 тә түгел. Олы улыма 25 тулды. Шуңа күрә үзгәрешләрсез булмый. Һәм үзгәрүнең бер начарлыгы да юк дип уйлыйм. Элек җырлаган җырларымны гел башкарырга димәгән бит. Мин шул ук бер әйберне эшләргә яратмыйм да. Күп әйбер үзгәрде инде, ләкин алар сер булып калсын, ярыймы?!
- Нишләп концерт бары тик сезнеке? Зөфәр абый үпкәләмиме?
- Уйлаштык та, минем концертымны куярга булдык. Зөфәр абыең үпкәләми. Ул миңа гел ярдәм итеп кенә тора.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/z-yn-b-f-rkhetdinova-original-bulu-yubka-ny-k-t-rep-k-rs-t-t-gel/
- Әле танылмаган яшь җырчыларга нәрсә киңәш итәр идегез?
- Ориганаль булу кирәк, беренче чиратта. Оригиналь булу юбкаңны күтәреп күрсәтү түгел.
Халык күңеленә ятышлы яңалык булып балкырга кирәк. Яшьләргә шуны әйтәсем килә: бүген сайлау мөмкинлеге бик зур. Шуларны карап, үзеңә бәя биреп, анализ ясап, үзеңне тәкъдим итәргә кирәк. Бер урында туктап торырга ярамый. Авырлыклар булса, аларны үтәргә көч табып, башыңны имичә, ничек тә эзләнергә кирәк.
Килешәм, яшьләргә бер дә җиңел түгел. Ләкин безгә дә башларга җиңел булмады. Һәр чорның үз авырлыгы. Тырышырга кирәк!
Бу хакта тулырак: Интертат
фото ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа