Йолдызларның дөнья хәлләрен беләсең килсә, Инстаграммнарына күз сал. Аннан бик күп мәгълүмат алырга мөмкин. Күптән түгел якташыбыз, Казанда бик күп затлы концертлар алып баручы Замирә Рәҗәпованың битендә шушындый пост пәйда булды.
"Кайчандыр күкрәк баласы белән төнне подъезд каршындагы эскәмиядә уздырырга туры килде. Авыр көн иде, төн тагы да авыррак булды. Мин майка белән шортыдан гына, бала да җиңелчә киенгән. Май ае булса да, төн бик салкын иде. Җитмәсә,0 бала ыштанын да юешләткән. Өшедек. Апага барырга уңайсыз, ирем турында начар уйламасын, янәсе. Аннары, таксига да акча юк, ә автобуслар инде йөрми. Төн буе сандугач сайравын тыңлап чыктык. Шуннан бирле аның сайравы минем өчен бик моңсу. Бала акырып елый... Тәрәзәдән безне күреп, нинди хәерчеләр икән бу дип уйлаганнардыр. Безнең янга бер ир-ат килеп, үз киемен бирде. Йорт янындагы машиналар стоянкасы сакчысы булып чыкты ул. "Үземнең янга будкага чакырыр идем, әмма ярамый. Видеокүзәтү..." - диде. Ул биргән фуфайкага төренеп җылындык.
Иртәнге 6га кадәр иремнең чыгуын көттем. Әмма ул чыкмады.
Сакчыга киемен илтеп бирдем дә ул миңа автобуска акча бирде һәм апага киттек..."
Шөкер, бүген Замирәнең хәле ал да гөл. Бәхетле булыр өчен шундый сынаулар үтәргә дә кирәктер, күрәсең.
Фото: Социаль челтәрләрдән.
https://www.kiziltan.ru/kultura/18412-zamir-rpovany-ire-kuyp-chygargan.html
Нет комментариев