Юл фаҗигасе минем тормышны икегә бүлде
Балык Бистәсе районының Иске Арыш авылында яшәүче 45 яшьлек Илшат Әкбәровны күпләр белә хәзер.
39 яшендә юл фаҗигасенә очрап, инвалид арбасына утыргач, ул балачактагы хыялын тормышка ашыра – рәсем ясый башлый. Баштарак бу шөгыле җан тынычлыгы бирсә, хәзер ул иҗаты белән акча да эшли башлаган. Картиналарны бары заказ буенча гына ясый ул. – Әле ярый, фаҗигагә эләккәндә, гаиләле булганмын, дип сөенәм. Янымда хатыным, улларым булмаса, мин рәсем ясау түгел, үземне дә йөртә алмас идем, – ди Илшат. – Кайчандыр җир җимертеп йөргән чаклар артта калды. Әле ярый исән калганмын дип тә сөенәм. Олы юлдан, Балык Бистәсенә борылгач, юл кырыена төшеп киткәнмен. Бер узып баручы, күреп, “ашыгыч ярдәм” чакырта, өйдәгеләргә хәбәр бирә. Мин хастаханәдә уянып киттем. Янымда табиблар бөтерелә иде. Баштарак йөри алмаячагымны сиздермәскә тырышсалар да, мин аны үзем белеп алдым. Аяклар тыңламый иде. Ул вакытларны искә алу да кыен. Авыр чаклар иде. Әле ярый янымда хатыным көч биреп торды. Тормышның иң матур чагында мондый хәлгә калырмын дип кем уйлаган? Юл фаҗигасе минем тормышны икегә бүлде Илшат белән Рәзиләнең уллары Айназ белән Альмир әти-әнисенә зур таяныч хәзер. Олысы яңа гына армия сафларыннан кайткан. Икесе дә әтиләре өчен өзелеп тора. – Шулкадәр ярату булса булыр, дип шаккатам. Улларым әтиләрен миңа караганда да якын итә. Айназ, армиядә чакта бер көн дә калмыйча, гел аңа шалтыратып, хәлен сорап торды. Хәзер дә әтиләрен кадерлиләр. Мунчага да алып керәләр, кая кирәк, күтәреп кенә йөртәләр. Шундый тәрбияле балалар үстерә алганыбызга чын күңелдән сөенәм. Күңелләрендә – изгелек, яхшылык аларның, – дип горурлана әниләре. Ире белән булган хәлләрне дә искә алды Рәзилә. – Ул чакта бу хәбәрне ишеткәч, нишләргә дә белмәдем. Исән генә була күрсен, дип теләдем. Аяклары йөрмисен белсәм дә, бергә-бергә бу авырлыкны җиңәрбез әле, дип үземне тынычландырдым, – ди ул. – Яшермим, Илшатның холкы үзгәрде. Төрле чаклар була. Гел матур сүзләр әйтешеп тә утырмыйбыз. Тормышны алып барырга кирәк. Документлар, кәгазь эшләре минем өстә. Әмма Илшат та рәсем генә ясап утырмый. Бөтен ирләр эшен башкара. Сүзгә Илшат үзе кушыла. – Нинди эш кирәк, шуны эшли алам. Утырып тору комачау итми. Өйдә нинди техника ватыла – төзәтәм дә куям. Әле менә беркөнне тузан суырткыч көйсезләнеп тора иде, хәзер ялт итеп эшли, – ди хуҗа кеше. – Ашарга пешерәм, әзергә-бәзер утырмыйм. Пешергән пылавымны мактап туя алмыйлар. Мин бит тезләнеп йөрергә өйрәндем. Бер урында утыру түгел инде. Тик менә бер проблемалары бар – Илшатка рәсем ясар өчен урын юк. Дәүләттән инвалидларга тиешле фатирны да юллап караганнар. Биш ел буе чиратта торалар икән. Әмма әлегә андый бәхет тәтемәс кебек, ди үзләре. Рәзилә фатир артыннан күп йөргән. Район хакимиятендә дә вәгъдә бирмәгәннәр. Әмма, фатир урынына төзелеш материаллары белән тәэмин итәрбез, дигәннәр. – Бер дә булмаса, йорт янәшәсенә янкорма ясатырбыз дигән идек. Буяуларның исе көчле. Аңа аерым урын кирәк. Әгәр өйне зурайтырга ярдәм алсак, без бик шат булыр идек, – ди Рәзилә. – Ирем кимсенеп яшәмәсен, дим. Бер-беребезне яратырга, якларга, сакларга сүз бирешеп гаилә корган кешеләр без. Шушы вәгъдәгә тугры калырга тырышабыз. Гаиләне саклар өчен, сабыр булырга, кайчак дәшми калырга кирәк. Әгәр икең дә нидер сөйләсә, матур итеп яшәп булмаячак. Без бу фаҗига килгәннән бирле гел бергә. Тормыш сынауларын әкренләп узабыз. Илшат – миңа терәк, мин дә аңа кирәк булып яшим. Шул чакта Илшат та дәшми калмый. Хатыны хакында җылы сүзләрен әйтергә ашыга. – Ярый әле, Рәзиләм бар. Әгәр ул янәшәмдә булмаса, мин яшәргә көч тапмас идем, – ди ул. – Гомернең матур чагында яшибез. Улларыбыз буй җитте. Исән-сау оныклар сөеп, матур картлык кичерергә язсын, дип кенә телисе кала.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26135
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа