Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Йөрүләре, карашларына кадәр Алсу Хәсәнованыкы" - "Ватаным Татарстан" журналистлары балконга ияләшкән күгәрчендә вакытсыз киткән хезмәттәшен күрә (ФОТО)

"Бу күгәрчен инде бер елдан артык редакциябезнең 404 нче бүлмәсе балконына килеп куна. Курыкмый да үзе. Ашарына бирсәң, ашап китә, дип шалтыратып әйтте Матбугат.руга "Ватаным Татарстан"нан Гөлгенә Шиһапова.

404тәге кызлар һәм Камил абый Сәгьдәтшин аны Алсу Хәсәновага охшаталар. "Йөрүләренә кадәр, карашларына хәтле, хәтта муенындагы тамгасы да Алсуның киенүен хәтерләтә", - ди икән Камил абый.

Ни дияргә дә белмәсең. Алсуыбызның рухы шат, урыны оҗмахта булсын.

Алсу Хәсәнова 1978 елның 21 мартында Питрәч районы Шәле авылында туа. Ун елдан артык "Ватаным Татарстан" газетасында эшли. Башлыча мәдәният дөньясы, сәхнә тормышы, әдәбият турында яза. Аның очерклары, хикәяләре, нәсерләре даими рәвештә «Сөембикә», «Идел» журналларында басылып тора. 2015 елның апрелендә яман шеш авыруыннан вафат була. Аның вафатыннан соң Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең президиум утырышында Алсу Хәсәнова исемендәге премияне булдыру тәкъдиме кабул ителә.

фото матбугат ру сайтыннан алынды.

http://matbugat.ru/news/?id=21657

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев