Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Йорт бер, карашлар төрле

Безнең йортта 80 фатир бар, олы бер авыл халкы яши инде.

Әмма подъздларны, йорт тирәләрен тәртиптә тоту өчен дворник та, җыештыручы да юк. Подъздларны чират буенча себерәбез, юабыз, йортыбыз янын өмәләр оештырып җыештырабыз. Ләкин бу эшләрдә 10-15 ләп кеше генә актив, күңел биреп катнаша. Галина Абашина, Вера Автономова, Мария Писарева, Зинаида Крайнова, Минзифа Сәлахиева, Рәйсә Гайнетдинова, Нина Яруллина, Люция Дубровина, Александра Яковлева, Екатерина Клинова, Зөлфирә Әхмәтгалиева, Марина Боброва белдерү элгәнемне дә көтмиләр, җиң сызганып эшкә керешәләр. Санап киткән йортташларымның күбесе өлкән яшьтә булуларына карамастан өмәләрдә дә башлап йөриләр, подъездта да яхшылап кизүлек итәләр. Рәхмәт яусын үзләренә. Әмма бу 80 йортлык фатирның дистәләп кешесе генә шул. Башкалар япь-яшь булсалар да, оялмыйча олылар эшләгәнне карап торалар. Үз гомерләрендә йорт тирәсеннән бер генә чүп алмаган, подъездын юмаган гаиләләр бар бит. Ә киресен сукаларга бик осталар.
Йортта яшәүче милекчеләрнең якынча 75 проценты киңәштек тә, җәй айларында гомуми йорт хаҗәтләре (ОДН) өчен артык акча түләп ятмыйк дип, подъезд утларын беренче катларда гына калдырырга дигән карарга килдек. Тиешле беркетмә төзеп куллар куйдык. Шул өч гаилә прокуратурага кадәр барып җиткәннәр. Аларның башкаларда эше юк, аларга төнге сәгать 12 дә дә утларның балкып торуы кирәк икән. Утның янып торырга тиеш икәнен беләләр, ә менә йортны, подъездны чисталыкта тотарга кирәклеген белмиләр. Йорт каршын казырга да чәчәк утыртырга да чүбен утарга да кирәк. Ә бу аларны кызыксындырмый. Башкалар эшләгәнне карап яшәү рәхәтрәктер шул.
Сүз уңаеннан, 15 көн эчендә генә дә 88 киловатт экономия ясалган иде.
Раилә Дудко,
күпкатлы йорт рәисе.
Фотосы: kvartira-box.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев