Бавырдан манты рецептын Гөлназ Мөхәммәт тәкъдим итә. Бу шәрыкъ ризыгы икән. Манты эчлеге өчен ярты кило сыер бавыры, ярты кило кабырга мае, 200 грамм суган кирәк булыр. Бавыр, май, суганны турап, болгатабыз. Тәменчә тоз кушабыз. Чүпрәдән әчеттерелгән камырга төреп, гадәттәгечә пешерәбез. Табынга чыгарганда, өстенә каймак һәм яшел үләннәр сибәбез. Тәмле...
Бавырдан манты рецептын Гөлназ Мөхәммәт тәкъдим итә. Бу шәрыкъ ризыгы икән.
Манты эчлеге өчен ярты кило сыер бавыры, ярты кило кабырга мае, 200 грамм суган кирәк булыр. Бавыр, май, суганны турап, болгатабыз. Тәменчә тоз кушабыз.
Чүпрәдән әчеттерелгән камырга төреп, гадәттәгечә пешерәбез.
Табынга чыгарганда, өстенә каймак һәм яшел үләннәр сибәбез.
Тәмле булсын!
фото авторы Голчэчэк Газизова.
http://saby-rt.ru/news/kichә-bүgen-irtәgә/yallarda-peshererg-tmle-rizyk-bavyrdan-manty-retsept
Нет комментариев