Башка сыймаслык хәл. Агымдагы елда районыбызда алкогольле эчемлекләр ( сыеклыклар) белән агулануның биш очрагы теркәлгән. (Әле теркәлмәгәнне күпмедер?!).
Ә дүрт ир-егет якты дөньядан ук китеп барганнар. Беришләре кибетләрдә сатыла торган "законлы" аракыны чамадан тыш чөмерүдән үлсә, икенчеләре тәрәзә югыч кебек техник спирт эчеп дөнья белән хушлашканнар. 29 яшьтән 60 яшькә кадәр булган җир җимертеп яшәрлек ир-егетләр ләбаса! Ә күпме кеше даими рәвештә аракы эчүдән бихисап күп төрле авыруга сабышып вакытыннан алда гүр иясе була.Шул кадәрле агулауга йөрәк ничек түзсен дә, ашказаны, бавыр, башка органнар ничек чыдасын. Ир-ат яшьли китсә, "эчкәндер инде", дип әйтеп куялар шул. Нәрсә этәрә аларны бу адымга? "Яшел елан" корбаннарының барысы да эшсезләр, озак вакытлар дәвамында спиртлы эчемлекләрне чик-чама белми кулланучылар. Аларга дөньяның бар рәхәте-көн тудымы кайдан да булса, нәрсәдә булса табып аңны югалтканчы эчеп онытылудыр инде күрәсең. Кешенең бу бәйлелектән котылырга ихтыяр көче җитми икән инде якыннары, җәмәгатьчелек нәрсә карый? Элек андыйларны иптәшләр судларында кыздыралар, бүтән чара калмагач ЛТП кебек учреҗдениеләргә җибәреп дәвалыйлар иде бит. Һәрхәлдә язмыш белән бергә бер калдырмыйлар иде инде дип әйтәсе килә. Җәмәгатчелек дигәннән шушы һич уйламаганда көн кадагына менгән проблемага багышланган киңәшмәләрнең берсендә район башлыгы Илһам Валеев үз территотрияләрендә спиртлы эчемлекләрдән агуланып үлү очракларына, контрафакт спиртлы эчемлекләр, "фанфуриклар" сатуга юл куйган җирлек башлыкларын тәнкыйтьләде. Чыннан да авылда кемнең нәрсә сатканы, нәрсә белән шөгыльләнгәне һәркемгә мәгълүм ләбаса. Вакытында киртә куярга мөмкинлекләр дә, тәэсир итәрдәй чаралар да җитәрлек. Теләк кенә кирәк.
Бу җәһәттән, район эчке эшләр бүлеге тарафыннан нинди чаралар күрелә икән соң? Әлеге сорау белән бүлек начальнигы Наил Мостафинга мөрәжәгать иттек.
-Алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү максатыннан безнең хезмәткәрләр, дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре, башкарма комитет вәкилләре белән берлектә район торак пунктларында даими рәвештә рейдлар үткәрәләр. Агулану, үлем очраклары булган аеруча ныклы контроль астына алынды. Шулай ук стационар алкоголь продукциясе сату кибетләре булмаган торак пунктларны игътибар үзәгендә тотабыз. Агымдагы елда гына да алкоголь базарын тикшерү буенча өч дистәдән артык махсус чара үткәрелде. Алкоголь продукциясе сату өлкәсендә 20дән артык закон бозу факты ачыкланды. Быел 300 гә якын тикшерү уздырылды, дистәгә якын административ хокук тәртибе бозу факты ачыкланды. Район территориясендә алкоголь продукциясен законсыз сатуны ачыклауга юнәлдерелгән оператив чаралар нәтиҗәсендә 2 җинаять эше судка жибәрелде. Законсыз әйләнештән 155 литрдан артык контрафакт алкоголь продукциясе алынды.
Кыш айларының берсендә полиция хезмәткәрләре "Аяз" кунакханәсе янында гр. З.дан 6 шешә аракы "сатып алалар". Бу "эшмәкәрнең" яшәү урыныннан да 100 мл. күләмле 51 шешә "этил спирты" алына. Кыскасы, алкоголь бизнесын хәйран киң җәелдергән егет. Йортларыннан көмешкә, спиртлы сыекча белән сәүдә итүче дистәгә якын кеше җаваплылыка тартылган. Полиция хезмәткәрләре бер җиңел автомобильне тикшергән вакытта бишәр литрлы унике канистра, икенчесеннән бишәр литрлы ике, ун литрлы бер канистра спирт алганнар. Бу диңгездәге тамчы кебек кенә әлбәттә. Районга кергән, кайткан һәр машинаны тикшерү дә мөмкин түгел. Шул рәвешле бистәбезгә күпме арзанлы спирт, контрафакт аракы кергәнен шайтан үзе генә беләдер инде. Бик күпләр шул сыекчаларны кибетнекеннән яхшырак ул дип мактый-мактый чөмерәләр ләбаса. Ә шул канистраларда эчәргә бөтенләй яраксыз метил спирты да булырга мөмкин бит.Бөтен уй-гаме җиңел акча табуда булган "эшмәкәр" кеше сәламәтлеге турында уйлап та карамый инде.
Кыскасы, кулланучысы булганда сатучысы, кибеттәгедән арзанрак исерткеч тәкъдим итүчесе булганда сатып алучысы кимемәячәк. Урыс әйтмешли, "замкнутый круг" килеп чыга. Әлеге дә баягы, спиртлы эчемлекләр куллану культурасы барлыкка килгәнне, кешеләрнең үзаңы үзгәргәнне көтәсе кала. Ә аңа ай-һай бик ерак әле безгә.
Ә бүгенге шартларда белә торып кеше сәламәтлеге өчен зыянлы эчемлек сатучыларга карата җаваплылыкны арттырудан, хокук тәртибе, җирле үзидарә органнары тарафыннан контрольне көчәйтүдән башка үтемле чаралар юктыр инде. Бу җәһәттән барыбыздан: синнән, миннән дә уяулык таләп ителә. Әгәр кемнең дә булса, законсыз рәвештә,ниндидер исерткеч эчемлек ясау, сату, сәүдә нокталарының алкогольле эчемлекләр сату кагыйдәләрен бозу фактларына тап булсагыз, алкоголь инспекциясенең дәүләт хезмәтләре порталындагы "Халык контроле" бүлегенә хәбәр салыгыз. Факт расланса, 1000 нән 3000 сумга кадәр күләмдә акча биреп куюлары да бар. Шулай ук район эчке эшләр бүлегенә шалтыратырга да мөмкин.
Илгиз Җамалиев.
Агымдагы елда районыбызда алкогольле эчемлекләр (сыеклыклар) белән агулануның биш очрагы теркәлгән. (Әле теркәлмәгәнне күпмедер?!). Ә дүрт ир-егет якты дөньядан ук китеп барганнар.
фото
Нет комментариев