Умартачылар, бу мәгълүмәт сезнең өчен
Быел кышның һич кенә дә чигенәсе, үз хокукларын бирәсе килми. Я салкынын җибәрә, я кар-буранлап ала. Әмма ничек кенә булмасын, бер атна алданмы, әллә соңракмы умартачыларның актив эш сезоны башланачак. Якын көннәрдә, апрельнең беренче декадасында нинди эшләр башкарырга кирәк соң? Әгәр кортларыгыз ачык һавада кышласа, ояларны кардан казып алырга, аскы...
Быел кышның һич кенә дә чигенәсе, үз хокукларын бирәсе килми. Я салкынын җибәрә, я кар-буранлап ала. Әмма ничек кенә булмасын, бер атна алданмы, әллә соңракмы умартачыларның актив эш сезоны башланачак.
Якын көннәрдә, апрельнең беренче декадасында нинди эшләр башкарырга кирәк соң?
Әгәр кортларыгыз ачык һавада кышласа, ояларны кардан казып алырга, аскы очу тишекләрен чистартырга кирәк. Ояның алгы стенасын щитлар белән каплап кую зарур. Бу кортларның кояшлы, әмма салкын көннәрдә оядан чыгуларын тоткарлаячак. Шулай ук салкын җилләрдән, песнәкләрдән саклаячак.
Омшанникларда кышлаган корт ояларын чыгару өчен мәйданчыклар әзерләп кую мөһим. Кыска вакытлы җылы көннәрне дә язгы очышлар өчен файдаланып калырга кирәк. Һава торышы үзгәрүчән бит. Вакытны ычкындырсаң кышлатуның нәтиҗәләре күңелсез булырга мөмкин.
Менә җылы көннәр дә урнашыр. Кояш кызыктырып җылыта. Кортлар ышаныргамы, юкмы дигәндәй, башта берәмләп, аннары икәүләп, өчәүләп оядан чыга башлыйлар. Ниһаять, барлык кортлар тышка беренче чистарыну өчен очып чыгалар. Оялар яны гөҗләп тора, кортларның тавышы еракларга ишетелә. Умартачыларның күңеле шатлана, җырлый. Иң катлаулы чор-кышлату тәмаланды бит. Бу чорда күршеләрегезне кисәтеп куйсагыз әйбәт булыр. Якындагы 3-4 көндә керләрен тышка элмәсеннәр, машиналарын да тышта калдырмаска тырышсыннар. Кортларның тизәге бик зарарлы. Автомобиль краскасына да зыян китерүе бар.
Беренче очыш вакытында ук умартачы шикле күренгән ояларны игътибарга алырга тиеш.
Аларны нинди билгеләр буенча ачыкларга соң?
Беренчесе- кортлар оядан чыкмыйлар, яки бик аз чыгалар. Бу кортлар азык житмәүдән хәлсезләнгән, үлер дәрәҗәгә җиткән очракта яки кышкы " йокыдан" уянмаган очракта күзәтелә. Өстән сыек сироп сибәргә һәм рамкаларга канди куярга киңәш итәм.
Икенчесе-кортлар умарта оясы стеналарына тәрәт итәләр. Моңа бер- ничә сәбәп булырга мөмкин. Кортлар нозематоз ( эч китү) белән авырыйлар, яки эчәклекләре артык тулы була.
Төгәл диагноз кую өчен кич белән карга төшеп үлгән кортларны җыеп ветеринария лечебницасына алып барырга киңәш итәм.Авыруны ачыклагач кына дәваларга керешергә кирәк. Югыйсә, кортларга зыян гына китерүегез бар.
Киләсе мәкаләдә кортларда еш очрый торган авырулар, корткычлар, кортларны язгы чорда дәвалау турында сөйләрмен.
Марсель Нуриев,
авыл хужалыгы идарәсенең умартачылык буенча дәүләт инспекторы.
Әзерләде Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев