27 март 2018 яңалыклары
-
"Тере килеш утта янган сабыйларны сагынып..." Роберт Миңннуллин каләме дә читтә калмады
Бу фаҗига барыбызның да күңеленә тиде - битараф кеше юктыр. Нечкә күңелле Роберт абый Миңнуллин да "Язмый булдыра алмадым" дип шигъри юллар язган. Алар йөрәкне телә. Ут эчендә. (Кемеровода 41 бала утта янып үлде) Ни көннәргә калды бит ил, Төштек бит ни көннәргә? Шушындый авыр чакларда Таяныйк соң кемнәргә? "Ни...
-
Балык Бистәсенең Ямаш авылында чаңгы ярышлары узды
Күптән түгел Ямаш мәктәбе базасында 2002-2004, 2005-2006 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында шәхси команда беренчелегенә чаңгы ярышлары булып узды. Анда район мәктәпләреннән 10 команда, 51 яшь спортчы катнашты. Әдилә Мингарипова, Марсель Шәмсевәлиев (Күгәрчен), Фәнзил Имамиев (Яңа Арыш), Алинә Сафиуллина (Балыклы Чүкәй),үз яшь категорияләрендә беренче урынны яуладылар. Командалар исәбендә Күгәрчен мәктәбе...
-
“Хушлашабыз. Бетте!”. Кемерово вакыйгасыннан нинди сабак алырлар?
Кемероводагы фаҗига бөтен ил халкын тетрәндерде. Рәсми саннарга караганда, янгында кимендә 64 кеше үлгән. Себердәге коточкыч хәлне Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәгендәге фаҗига белән дә чагыштырдылар. Һәр икесендә дә иминлек турында артык кайгыртып тормаганнар, диләр. Бу вакыйгадан сабак алырлармы? Кемеровоның "Зимняя вишня" күңел ачу үзәгендә янгын чыгу турында тәүге мәгълүмат якшәмбе...
-
Җавапсыз калган сораулар
Гөлгенә белән без бергә үстек. Уңган, булган кыз иде ул. Буй җиткәч, авылыбызның гармунчы егете Фәрит белән гаилә корып җибәрделәр, берсе артыннан берсе биш балалары туды. Үсә тордылар, тормышта һәрберсе үз урынын таба торды. Кечкенә кызлары - бишенче бала Нәзифә дә укуын тәмамлауга кибеттә эшли башлады, әтисе белән әнисе каршы...
-
Иртәгә Балык Бистәсе үзәк мәчетендә азан әйтүчеләр бәйгесе узачак
28 март көнне өйлә намазыннан соң Балык Бистәсе үзәк мәчетендә азан әйтүчеләр бәйгесе оештырыла.
-
Татарстанда саксызлык аркасында чыккан янгында ир белән хатын үлгән
23 мартта Әлки районы Каракүл авылында торак йортта янгында ир белән хатынның гомерләре өзелгән. Каракүлдә өй яну турындагы хәбәр район янгын частенә 8.20 сәгать тирәсендә килеп ирешә. Юхмачы посты янгын сүндерүчеләре тиз арада урынга барып җитәләр. Бу вакытта агач өйне ялкын тулысынча чолгап алган була инде, эчкә үтеп керү мөмкин...
-
Бүген Камал театры билетларны ташлама белән сата
Халыкара театр көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенчәлекле акция игълан итә. 27 мартта 24 сәгать дәвамында Камал театрының рәсми сайтында kamalteatr.ru 112нче сезоны спектакльләренә билетлар 25% ташлама белән сатылачак. Ташлама Камал театрының барлык спектакльләренә ясала. Акция 2018 елның 27 мартында 24 сәгать дәвам итә: 00:00 сәгатьтән 23:59...
-
Илфак Шиһапов истәлегенә багышланган концерт турында Гөлназ Сәфәрова: «Бирегә кеше биергә дип килмәячәк»
Илфак Шиһапов истәлегенә багышланган концертның сценарий авторы Гөлназ Сәфәрова әлеге кичә турында болай диде: - Билгеле, әлеге концерт башка тамашалардан аерылып торачак. Бу - шоу-концерт түгел, бирегә кеше биергә дип тә килмәячәк. Əмма тамашачыны елатып, бик күңелсез уздырырга дигән сүз түгел. Илфак Шиһапов истәлегенә багышланган концертның сценарий авторы Гөлназ Сәфәрова...
-
Умартачылар, бу мәгълүмәт сезнең өчен
Быел кышның һич кенә дә чигенәсе, үз хокукларын бирәсе килми. Я салкынын җибәрә, я кар-буранлап ала. Әмма ничек кенә булмасын, бер атна алданмы, әллә соңракмы умартачыларның актив эш сезоны башланачак. Якын көннәрдә, апрельнең беренче декадасында нинди эшләр башкарырга кирәк соң? Әгәр кортларыгыз ачык һавада кышласа, ояларны кардан казып алырга, аскы...
-
«Балаларның елаган тавышы әле дә колагымда ишетелеп тора»
25 март көнне Кемероводагы "Кышкы чия" сәүдә комплексында янгын чыгып, бик күп кеше гомере өзелде… «Татар-информ» хәбәрчесе вакыйганың шаһитлары белән аралашты. Дүрт катлы «Зимняя вишня» сәүдә үзәге буларак төзелмәгән. Аны элеккеге завод бинасын яңартып эшләгәннәр. Шул сәбәпле, үзәкнең тәрәзәләре дә күп булмаган. Янгын кино заллары һәм аттракционнар, балалар өчен уен...
-
Полянка китапханәсе мөдире Анна Вильчинская “ Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” конкурсында катнашты
Балалар-безнең киләчәгебез. Алар безнең ышанычыбыз, терәгебез булсыннар өчен ата-аналар балаларына дөрес тәрбия бирергә бурычлылар. Кызганычка каршы, барлык балаларга да гаиләдәге мәхәббәт шартларында, дөрес тәрбия алып үсү насыйп түгел. Авыр тормыш шартларында калган, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр дә аз түгел. Менә шундый социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга җәмәгать тәрбиячеләре ярдәмгә киләләр дә...
-
"Әни, бәгърем, үләмен" - Лилия Сәлахетдинова Кемерово фаҗигасенә багышлап үзәк өзгеч шигырь язган
Кичәдән бирле тамактан төер китми. Кулдан эш бармый. Телдә дә, уйда да шул: Кемерово фаҗигасе... Күпме бала тереләй янып үлгән! Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова да бу фаҗигане йөрәге аша уздырып менә нинди юллар язган: Бисмилламны әйтеп башлыйм, Бүгенге көн бәетен. Язгы яллар вакытында, Күпме бала таш астында, Күрде соңгы сәгатен. Олыларга...