Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Тәртип" радиосының язмышы хәл ителде

"Тәртип FM" радиосы контенты "Болгар" радиосына биреләчәк, дип яза "Татар-информ". Исегездә булса, татар телендә сөйләүче "Тәртип FM" радиосы быелның 1 февралендә эшләүдән туктады, ул биләгән ешлык (Казанда FM-диапазонда 93.5 МГц) «РуМедиа» холдингына сатылу сәбәпле, анда хәзер Мәскәүнең Business FM радиостанциясе сөйли.

"Тәртип FM"ны саклап калу максатыннан радионың элеккеге баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова интернетта Россия Президенты Владимир Путинга петиция юллаган иде. Петициягә имзалар җыю әле дә дәвам итә.

Әлеге мәсьәлә узган атнада "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы утырышында да кузгатылды. Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров: "Татар халкы аны яратып тыңлый, шуңа күрә без вариантларны, бу мәсьәләнең чишелешен табабыз", - дигән иде.

"Адымнар" тапшыруыннан билгеле булганча, "Тәртип FM" радиосы контенты "Болгар" радиосына биреләчәк.

http://www.shahrikazan.com

фото samtatnews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев