Тирән белем – һөнәргә юл
Җәмгыять

Тирән белем – һөнәргә юл

Дөньяда бик күп һөнәрләр бар. Тик кайсын сайларга? Укытучымы, табибмы, пешекчеме, умартачымы. Һөнәр сайлау киләчәгеңне хәл итә, шуңа күрә дә без аңа җитди карарга һәм үзебезгә якын һәм туры килгәнен генә сайларга тиешбез. Мин үзем кечкенәдән үк табиб булырга хыялланган идем. Табиблар кебек ак халаттан йөрисе һәм авыру кешеләрне терелтәсем...

Дөньяда бик күп һөнәрләр бар. Тик кайсын сайларга? Укытучымы, табибмы, пешекчеме, умартачымы. Һөнәр сайлау киләчәгеңне хәл итә, шуңа күрә дә без аңа җитди карарга һәм үзебезгә якын һәм туры килгәнен генә сайларга тиешбез.

Мин үзем кечкенәдән үк табиб булырга хыялланган идем. Табиблар кебек ак халаттан йөрисе һәм авыру кешеләрне терелтәсем килә.Тик әлеге хыялым башкага үзгәрде. Минем хәзер күрше кызы кебек фармацевт, ягъни дару ясаучы һәм сатучы буласым килә. Фармацевт һөнәре җиңел эшләрдән түгел. Ул җәмгыятьтә бик кирәкле һәм мөһим рольне уйный. Чөнки фармацевтлар даруларны җитештереп кенә калмыйлар, аларны саталар һәм кешеләргә дөрес кулланырга ярдәм итәләр. Әлеге һөнәр иясе булыр өчен, мин үземдә сабырлык, җаваплылык, яхшы хәтер, игътибарлык,төгәллек кебек сыйфатларны үстерергә тиешмен. Иң мөһиме, билгеле, тирән белемле булу.

Алинә Әхмәтҗанова,

Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

фото3drug.tetril.ru


Нет комментариев