Тегүче  Александр дәдәй
Җәмгыять

Тегүче Александр дәдәй

 Район үзәгендә яшәсәк тә, сәламәтлегем чамалы булганлыктан, кибетләргә сирәк-мирәк кенә чыккалыйм. Бер көнне хәләл җефетем Венера, сиңа баш киеме сайлап алырга кирәк дип, өйдән кузгатты бит. Инде чыгып йөрергә исәбем дә юк иде.

 Теләсәм-теләмәсәм дә таягыма таянып, тыйтак-мыйтак чыгып китәргә туры килде инде, нишлисең.

68 яшькә җитеп, Балык Бистәсендә бу кадәр кием-салым күрермен дип уйламаган идем, җәмәгать. Кибет өсләрендә кибет, кибет эчләрендә кибет, кибеткә сыймаганнары бөтен урамны тутырган, машалла. Шунда урамда басып торганда,  көтмәгәндә малай чак искә төште.

Без үскәндә, юк иде юньле кием-салым. Әмма Аллага шөкер, әти-әни безне ач-ялангач йөртмәде. Берсеннән берсе кечерәк 6 баланы тәрбияләп үстерергә алар тарафыннан куелган тырышлыкны да онытасыбыз юк.

Әлеге фотога 1959 нчы елда Котлы Бөкәштә төшкән идек. Флера апам 5 нче, мин 3 нче, Рафаэль энекәш 1 нче сыйныфта укыган чагыбыз, ә иң төпчек сеңлебез Лираның мәктәпкә йөрергә әле яше җитми иде. Фотода күренгән кышкы киемнәрне кибеттән сатып алынган дип уйлыйсыздыр инде. Әмма, ялгышасыз! Ул вакытта кибетләрдә мондый пальтолар юк иде шул. Безгә аларны Казаклар Чаллысыннан килеп йөрүче Александр дәдәй тегеп бирде. Әти белән әни бала-чагаларның киемнәре тузса, яисә кечерәйсә, Александр дәдәйне дәшәләр иде.

Ул үзенә күрә озын гәүдәле, ябык кына кара тут йөзле керәшен агасы. Кул белән әйләндереп тегә торган “Зингер” тегү машинасын, кайчы, үлчәүләрен кечкенә агач чанага салып безгә килә иде. Аны урам буендагы йортка урнаштыралар. Ике арадагы ишекне ябып куялар. Александр дәдәй, кайнар чәйсез, коймаксыз тора алмый. Самовар учак алдында гел шаулап торырга, чәй авызны пешерергә тиеш.

Без аның янына теләсә кайсы вакытта керә алмыйбыз. Үлчәм алырга, тегелеп бетмәгән әйберләрне кидереп карарга гына чакырып кертә иде.

Тегүче дәдәй атна буена, барчабыз да пальтолы булганчы, безнең өйдә кунып-төнеп ята иде. Менә шуннан соң гына, яңа тегелгән пальтоларны киеп фотога төшергә була ул.  

Балык Бистәсе кибетләрендәге шыплап тулган кием-салымнарны күрү  балачак хатирәләрен кабат кузгатты.       

Рәмзил ГыйлемханЧулманлы.

Балык Бистәсе – Биектау авылы.


Нет комментариев