Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тавык итеннән өлеш

Камыр өчен: 0,5 стакан җылымса сөт, 50 г атланмай, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, 0,5 чәй кашыгы коры чүпрә, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы каймак, он. Эчлек өчен: 3 бәрәңге, 1 тавыкның түш ите, 2 суган, тоз, борыч. Майлау өчен: 1...

Сөткә йомырка, май, чүпрә, тоз, шикәр комы кушып болгатабыз, ярты стакан он, камыр көпшәкләгеч салып, камыр басабыз.

Камырның өстен каплап, җылы урынга куябыз, ул арада эчлек әзерлибез. Тавыкның түш итен, бәрәңге һәм суганны шакмаклап турыйбыз, тоз, борыч сибеп болгатабыз.

Камыр ярты сәгать чамасы торгач, тагын он кушып, каты камыр басабыз. Аны 6-7 өлешкә бүлеп, чәй тәлинкәсе зурлыгында җәемнәр җәябез. 4-5әр аш кашыгы эчлек салып, өлеш ясыйбыз. Өлешнең өстендә калган тишегенә бер кисәк атланмай куябыз, өстен һәм кырыйларын йомырка сарысы һәм үсемлек мае кушылмасы белән майлыйбыз.

http://www.tukai-rt.ru/tt/the-news-tat/item/23487-tavyik-itenn%D3%99n-%D3%A9lesh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев