Татарстанның сайлау участоклары сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кабул итәргә әзер
Җәмгыять

Татарстанның сайлау участоклары сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кабул итәргә әзер

 Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Үзәк Сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау бүлеге министрлыгы белән берлектә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен участокларны җайлаштыру буенча эш алып барды.

 Участоклар хәрәкәтләнүләре чикләнгән, күрү сәләте начар булган сайлаучыларны кабул итү өчен әзерләнгәннәр. Сайлау участокларының 92 проценты биналарның беренче катларына урнаштырылганнар. Участокларда инвалидларга волонтерлар ярдәм итәчәк.

Татарстанда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши торган урыннарда урнашкан 490 сайлау участогы тулысынча уңайлы җирлек стандартлары таләпләренә җавап бирәләр. Бу Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре һәм республиканың башка эре торак пунктларындагы участоклар. Бу участоклар  инвалид коляскаларында хәрәкәт итүче сайлаучылар тавыш бирү өчен махсус кабиналар белән җиһазландырылганнар.

732 сайлау участогы, шул исәптән Казандагы 334 УСК һәм Яр Чаллыдагы  80 УСК күрү сәләте чикләнгән сайлаучыларны кабул итәргә әзер. Аларга сайлау бюллетеньнәрен мөстәкыйль рәвештә тутыру өчен Брайль шрифты белән әзерләнгән махсус трафаретлар,  кандидатлар турында мәгълүмати материаллар, белешмәләр кайтарылган инде.

Бүгенге көнгә Казанда биналарның өченче катында урнашкан бер генә сайлау участогы да калмады. Сайлау участокларының 92 проценты (2541 УСК) беренче катларда, бары тик 8 проценты (221 УСК) икенче катларда урнаштырылганнар.

 Инвалидлыгы булган сайлаучыларга ярдәм итү өчен Татарстанның волонтерлык оешмалары сайлау участокларына 500 волонтерны җибәрәләр. Алар сайлау комиссияләре әгъзалары белән берлектә семинар-тренингларда уку уздылар. Аларда тавыш бирү тәртипләренә кагылышлы мәсьәләләрдән тыш инвалидлар белән аралашуның этик яклары да каралды.

 

8 сентябрь көнне VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатларын сайлаулар була. Балыкбистәлеләр сайлауларда актив катнаша. Райондашларыбыз арасында бу хакта сораштыру үткәрдек һәм алардан түбәндәге җавапларны алдык.

Рәсимә Гарифуллина – шагыйрә:

- Сайлаулардан читтә калырга ярамый, анда үз фикереңне белдерер өчен катнашырга кирәк. Үзең ышанып сайлаган кеше наказларны да үтәрлек булсын. Тормышны тагын да яхшыртырга мөмкинлекләр күп. Бирелгән вәгъдәләрнең үтәлеренә ышаныйк,  сайлауларга да шул өмет белән барабыз.

Светлана Кутлина пенсионер:

- Мин сайлауларга үземнең гражданлык бурычымны үтәү өчен барам. Илебез, республикабыз язмышы хәл ителгән чорда читтә кала алмыйм. Алдагы еллар белән чагыштырганда тормышлар яхшырды. Бистә яңарыш кичерә. Без республика, район җитәкчелегенең игътибарын тоябыз.


Нет комментариев