Татарстанда грипп белән авыручылар саны билгеле булды.
7 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр Татарстанда ОРВИ һәм гриппның 9 827 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР идарәсе.
"Авыруның агымдагы дәрәҗәсе елның шушы чорына тулысынча туры килә һәм эпидемия бусагасыннан 14,9% ка түбәнрәк, шулай ук узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 20,2% ка түбәнрәк. Циркуляцияләүче респиратор вируслар арасында грипп этиологиясе булмаган вируслар өстенлек итә", - дип сөйләделәр ведомствода.
Татарстанга бу сезонда иң киң таралган грипп вирусларына каршы 343 мең доза вакцина кайткан инде. Прививканы балаларга, өлкәннәргә, шулай ук шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм сулыш органнары авырулары булган кешеләргә ясарга киңәш ителә. Вакцинацияне беркетү урыны буенча поликлиникаларда узарга мөмкин.
"Иң яхшысы сентябрь-октябрь айларында прививка ясату: 2-3 атна эчендә иммунитет формалашачак һәм организм авырулар саны арта башлаганчы сакланачак», – дип киңәш итәләр Роспотребнадзорда.
Тулырак: https://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/uzgan-atnada-tatarstanda-orvinyn-10-menga-iakyn-ocragy-acyklangan?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F4abdfa50-2954-52ab-bb02-fa63ea7cf547
Нет комментариев