Бу төндә Татарстанның Чистай районында Opel машинасы йөртүчесе юлда яткан җәяүлене таптаган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматы буенча, авыр яраланган җәяүлене хастаханәгә алып киткәннәр, тик аны коткара алмаганнар.
Хәзер һәлак булучының ни сәбәпле юлда ятканы ачыклана.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/tatarstanda-yulda-yatkan-ayaulene-masina-taptap-kitkan-5877728
Нет комментариев