Ташкабактан салат (рецепт)
Бакчаларда яшелчәләр өлгергән чор. Сезнең игътибарыгызга яшь, орлыкланмаган ташкабак, кишер һәм кыярдан тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез
Әлеге салат кышка саклар өчен түгел, ә көнендә ашап бетерә торган.
Кирәк:
1 ташкабак,
1 кишер,
1 кыяр,
укроп
- 3 аш кашыгы үсемлек мае
- 4 аш кашыгы алма серкәсе
- бер аш кашыгы соевый соус
- бер аш кашыгы шикәр комы
- ярты чәй калагы тоз
Яшелчәләрне махсус кыргыч аша чыгарабыз, укроп кушабыз. Үсемлек мае, алма серкәсе, соевый соус, тоз, шикәр комы кушылган рассол салып болгатабыз. 5-6 сәгатькә суыткычка куеп торсаң, салат тагын да тәмләнә.Әлеге салат кышка саклар өчен түгел, ә көнендә ашап бетерә торган.
Кирәк:
1 ташкабак,
1 кишер,
1 кыяр,
укроп
- 3 аш кашыгы үсемлек мае
- 4 аш кашыгы алма серкәсе
- бер аш кашыгы соевый соус
- бер аш кашыгы шикәр комы
- ярты чәй калагы тоз
Яшелчәләрне махсус кыргыч аша чыгарабыз, укроп кушабыз. Үсемлек мае, алма серкәсе, соевый соус, тоз, шикәр комы кушылган рассол салып болгатабыз. 5-6 сәгатькә суыткычка куеп торсаң, салат тагын да тәмләнә.
фото http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/tashkabaktan-salat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа