Танылган социаль челтәр гамәлдән чыгачак
Җәмгыять

Танылган социаль челтәр гамәлдән чыгачак

Google компаниясе популярлаша алмаган Google+ социаль челтәренең эше туктатылуы турында хәбәр итә. Аның хәтта көне дә билгеле – ул 2019 елның 2 апреле.

Бу көнне әлеге профиль эшләми башлый, компания исә челтәрдәге контентны, шул исәптән, видео һәм фотографияләрне юк итәчәк. Әгәр Google+ аккаунтында саклаган әйберләрегез булса, компания аларны алдан ук үзегезгә саклап куярга киңәш итә. Тулырак мәгълүматны әлеге социаль челтәргә бәйләнгән почтага җибәрелгән хатлардан белергә мөмкин.

 

фотоyandex.ru

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tanylgan-sotsial-cheltr-gamldn-chygachak


Нет комментариев