22 нче февраль көнне Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан республикасы Премьер Министрының беренче урынбасары Р. Р. Нигъмәтуллин катнашында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара булып узды.
Анда район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов, хәрби комиссар Фәрит Ваһапов, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Роберт Рәшитов, район әфганчылар советы рәисе Илдус Моталлапов һәм сугышчы-интернационалистлар катнашты.
Нет комментариев