Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табиблар ике сәгать эчендә малайдан кыз ясаганнар

22 март көнне Петербургның изге Мария Магдалина балалар хастаханәсендә табиблар уникаль операция ясаганнар - бер сабыйның "җенесен алыштырганнар".

 8 айлык баланы ирләр җенес әгъзаларыннан, төгәлрәге аңа охшаган әйбердән арындыру өчен пычак астына кертергә кирәк булган.

Малайга охшаган баладан кыз ясау, әлбәттә, бик катлаулы.

– Монда малайдан кыз ясау дигән сүзләр бик үк дөреслеккә туры килеп бетми. Ул генетик яктан кыз бала булып туды. Аның җенес әгъзаларында патология бар иде, – ди табиблар.

Сабый кыз хромосомалар җыеласы белән туган, карап торышка ул малайга охшаган, шулай ук аның эчке һәм тышкы җенес әгъзалары булмаган. Операция  уңышлы узган, сабый үзен бик яхшы хис итә дип яза spb.kp.ru.

 

 фотоdaysoftheyear.com

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tabiblar-ike-sgat-echend-malaydan-kyz-yasagannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса