Табиб кулында - кеше гомере
Кеше гомеренең атылган йолдыз кебек мизгел эчендә сүнүен нәкъ менә хастаханәдә эшләүче табиблар гына чынлыгы белән тоядыр.
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе үзәк хастаханәсендә озак еллар хезмәт куючы табибыбыз Равил Ризван улы Зариповка «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеме бирелде.
Шул уңайдан без аның белән эксклюзив әңгәмә оештырдык.
“Үз хезмәт юлымны тәҗрибәле табиб Виталий Константинович Волков кул астында башлап җибәрдем. Һәм аның белән эшләү дәверендә туплаган тәҗрибәм, ирешкән уңышларым өчен аңа олы рәхмәтлемен. Бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенгәнем булмады. Әйе, эшебез җаваплы, авыр, йокысыз үткән төннәр дә байтак булды. Үз эшеңнең уңай нәтиҗәсен күреп, кемнеңдер гомерен саклап кала алгансың икән, бу инде зур уңышларның берсе булып тора. Чөнки авыруга гына түгел, аның якыннарына да шатлыклы мизгелләр бүләк итәсең”,-дип сүзен башлады ул.
Равил Зариповны мин, гомумән, күрше районнан килгән дип күз алдына да китерә алмыйм. Чөнки ул безнең райондашыбыз сыман якын, табиб буларак тәҗрибәле, белемле, үз эшенә җаваплы караучы, гади, кешелекле хезмәткәр булып танылды.
Автор Гөлчәчәк Газизова.
Фото Алина Зарипова.
(Язмабызның тулырак вариантын газетабызның алдагы саннарында укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа