Җәмгыять
Сөйгәненең автомобиленә ут төрткән
Суд хәзер ир-атка карата хөкем карары чыгарган.
Казанлы үзенең 24 яшьлек элеккеге өйдәшенең машинасына ут төрткән. Ул шул рәвешчә аралары өзелгәнгә үч алмакчы булган. Ир-ат подъезд каршында торучы «Рено-Флюенс»машинасының салонына янучан матдә салынган чиләк ыргыта. Янгын янәшәдәге автомобильгә дә күчә. Чаллыда яшәүче хатын-кыз зыянны 385 544, ә янәшәдәге машина хуҗасы...
Суд хәзер ир-атка карата хөкем карары чыгарган.
Казанлы үзенең 24 яшьлек элеккеге өйдәшенең машинасына ут төрткән. Ул шул рәвешчә аралары өзелгәнгә үч алмакчы булган. Ир-ат подъезд каршында торучы «Рено-Флюенс»машинасының салонына янучан матдә салынган чиләк ыргыта. Янгын янәшәдәге автомобильгә дә күчә. Чаллыда яшәүче хатын-кыз зыянны 385 544, ә янәшәдәге машина хуҗасы үзенекен 582 сум дип бәяли. Чаллы суды казанлыга 1,5 елга төзәтү колониясенә җибәрү турында хөкем карары чыгара.
чыганак: almet-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев