Сугыш чоры балаларының язмышлары  охшаш булса да, һәркемнең үзе хикәясе
Җәмгыять

Сугыш чоры балаларының язмышлары охшаш булса да, һәркемнең үзе хикәясе

Ачлык, салкынлык кичердек, күп ятимнәр калды. Бу хакта үкенүсез генә искә алу мөмкин түгел. XX гасырның 30 - 40нчы елларында туган сугыш чоры балаларының язмышлары бик охшаш. Нигездә, охшаш, ә шулай да һәркемнең үзе хикәясе. 

Раиса Ефимовна Гуськова әтисен хәтерләми. Ул сугышның беренче көннәреннән фронтка киткәндә кызга нибары 6 ай булган. Ефим Семенович шунда ук алгы сызыкка эләгә. Аннан бары җиде хат кына алалар, сугышның беренче айларында ук ул һәлак була. Раисадан тыш, җиде яшьлек апасы Валентина, алты яшьлек абыйсы Виктор, ике яшьлек Зоя да ятим калган. Әниләренең бер үзенә гаиләне тартып барырга туры килгән. Ач та булалар, гаиләне туендырып торучы сыерлары да үлеп китә. Ничек исән калган алар - бер Ходай белә. 
Сугыштан соң да тормыш тиз генә җайга салынмый. “Бигрәк тә кыш көне авыр булды, кияргә кием юк. Менә кар эрегәч чыгарсыз, дия иде әни. Йортлар җылынсын өчен, чокырлар буенча елга буйларында ботаклар җыярга йөри идек”,-дип искә алды Раиса. Бернигә дә карамастан, кызчык урта белем ала алган. 42 ел терлекчелектә, фермада сыер савучы булып эшәгән. Хезмәт җиңелләрдән булмый ул елларда. Озак вакытлар сыерларны кулдан сауганнар, бер кешегә 17-20 баш сыер туры килгән. Сыерлар күпләп бозаулаган вакытта эш аеруча киеренке булган. Гадәттә, бу февраль-март айларына туры килә. Төннәрен фермада озак вакытка калырга, көндез дә берничә тапкыр эшкә барырга, яңа туган бозауларны  балалар кебек карарга туры килә хезмәткәрләргә. Бары тик шундый тырышлык, намуслы хезмәт нәтиҗәсендә генә терлекләрнең үлүенә юл куелмый. Ул  елларда  хезмәт сөюче кешеләр һәрвакыт хөрмәттә булган. Хезмәттәге уңышлары өчен кыйммәтле призлар, Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Раиса Ефимовна берничә тапкыр «Яңа ел чыршысы хуҗабикәсе" дигән мактаулы исемгә лаек була һәм бәйрәм вакытында чыршыдагы гирлянданы тантаналы рәвештә кабыза. 1972 елда «Коммунистик хезмәт ударнигы" мактау билгесе белән бүләкләнә. 1975 елда Раиса Гуськова Мактау китабына кертелә. 1976 елда «Балык Бистәсе районы яшьләренең иң яхшы остазы" исеме бирелә. Аның лаеклы хезмәтен бәяләгән Мактау грамоталары да күп әле. Алар арасында “Хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән һәм социалистик йөкләмәләрне үтәгән өчен”, “Советлар Союзы оешуга 50 ел тулу уңаеннан социалистик ярышта ирешкән уңышлары өчен”, “Хезмәткә намуслы караш өчен”, “Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре ярышында яхшы нәтиҗәләр һәм терлекчелек продукциясен арттыру өчен" кебекләре бар. Бу гади сүзләр генә түгел. Алар артында  туган як өчен бирелгән еллар, түземлек һәм үҗәтлек ята.
Хезмәт сөючәнлек - һәр эшнең җаны һәм муллык нигезе. Раиса Ефимовна ире Виктор Александрович (кызганыч, мәрхүм) белән гомер буе гаилә иминлеге өчен дә эшләделәр, үз йортын, йорт хуҗалыгын гел төзекләндереп тордылар. Кыз һәм ул үстерделәр, куанып оныклар һәм оныкчыклар тәрбияләргә булыша.

Людмила Ибрагимова.
Бәтке авылы.
 


Нет комментариев