«Созвездие-Йолдызлык-2019»  эстрада сәнгать фестивалендә безнекеләрдә катнаша
Җәмгыять

«Созвездие-Йолдызлык-2019»  эстрада сәнгать фестивалендә безнекеләрдә катнаша

Инде газетабызда хәбәр иткәнебезчә, 11-14 нче февраль көннәрендә «Созвездие-Йолдызлык-2019»  эстрада сәнгать фестиваленең сайлап алу туры балалар иҗат үзәге, Тәб.Чаллы, Күгәрчен авылларында узды. 

 Анда  15 балалар бакчасыннан, 18 мәктәптән--барлыгы 165 бала чыгыш ясады. Фестиваль «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләре буенча үткәрелде. 19-21 февраль көннәрендә балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре тарафыннан “Созвездие-Йолдызлык-2019”ның муниципаль этабы Балык Бистәсе мәдәният йортында оештырылды. Катнашучыларның гомуми саны -150, аларның 30 ы номинацияләр буенча финалга чыкты.   Билгеләнгән номинацияләрдә җиңү яулаучылар  исә 22-23 мартта Мамадыш шәһәрендә узачак республика зональ бәйгесендә көч сынашачаклар.

 

фотоyutazy.ru


Нет комментариев