Социаль хезмәтләрдән файдаланучы  балыкбистәлеләр игътибарына
Җәмгыять

Социаль хезмәтләрдән файдаланучы балыкбистәлеләр игътибарына

Район социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, киләсе елдан 2015 елдан гамәлгә кертелгән социаль хезмәтләр күрсәтү буенча индивидуаль программаларның срогы тәмамлана. Алга таба да социаль хезмәтләр алырга теләүчеләр бу срок чыкканчы 10 эш көне алдан район социаль яклау бүелгенә мөрәҗәгать итә алалар. Анда социаль хезмәтләр күрсәтү буенча индивидуаль программаны яңадан...

Район социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, киләсе елдан 2015 елдан гамәлгә кертелгән социаль хезмәтләр күрсәтү буенча индивидуаль программаларның срогы тәмамлана. Алга таба да социаль хезмәтләр алырга теләүчеләр бу срок чыкканчы 10 эш көне алдан район социаль яклау бүелгенә мөрәҗәгать итә алалар. Анда социаль хезмәтләр күрсәтү буенча индивидуаль программаны яңадан карауны сораган гариза язарга кирәк булачак. Шулай ук паспорт, ИПР (күчермәләр), керемнәр турында белешмә, хезмәт кенәгәсе (оригинал һәм күчермә), стационар формада социаль хезмәтләр алу өчен медицина каршылыклары булмау турында белешмә (216н форма), социаль хезмәтләр күрсәтү буенча алдан бирелгән индивидуаль программаны алып килү сорала.

Социаль яклау бүлегенең адресы: Балык Бистәсе поселогы,Завод урамы,6А йорт. Телефон: 884361-21158

Автор Илгиз Җамалиев.

фотоhttp://lab-sp.ru


Нет комментариев