Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Снюс үсмергә нинди зыян китерә?

 Хәзерге вакытта киң таралган снюс үсмерләр сәламәтлегенә нинди зыян китерә соң? Бу сорауга җавап табу максатыннан район үзәк больницасының психиатр-наркологы Зөлфия Гайнетдиновага мөрәҗәгать иттек.

- Снюс үсмерләргә аеруча зыянлы. Ул баланың үсүен тоткарлый, хәтерен начарлата, үсмер игътибарын туплый алмый, агрессив, тиз кызып китүчән була. Үсмернең иммунитеты йомшара, ул йогышлы авыруларга бирешүчән була, шулай ук авыз куышлыгы, ашказаны, ашказаны асты бизе яман шеше барлыкка килү ихтималы арта.

Снюс тәмәке кебек үк никотин бәйлелеге барлыкка китерә. Әмма снюска физик һәм психик бәйлелек күпкә көчлерәк, аннан котылу да бик авыр. Шуңа да аннан дәвалану наркотик, алкоголь, тәмәкегә бәйлелекне дәвалау кебек үк бик катлаулы санала.

Снюска бәйлелек аны беренче тапкыр кулланганда ук барлыкка килергә мөмкин. Аны авызда 5-10 минут тотканда да канга зур микъдарда никотин үтеп керә. Ә бәйлелек психоактив матдәләрнең баш миенә керү тизлегенә тәңгәл рәвештә барлыкка килә. Тәмәкене суырганда никотин баш миенә күпкә тизрәк барып җитә. Шуның өстенә, снюста никотин микъдары сигареттагыга караганда 5 тапкыр артыграк. Шуңа да аңа бәйлелек тизрәк туа һәм көчлерәк  була. Күп очракта табиблар ярдәменнән башка снюска бәйлелектән котылу мөмкин түгел.

Снюс суыру 100 процент очракта диярлек авыз куышлыгының зарарлануына китерә. Ул даими рәвештә ялкынсына, күзәнәкләрнең функциясе һәм үсеше туктала. Снюста 28 төр канцероген барлыгы билгеле. Алар бик куркыныч һәм яңак, урт, ирен яман шеше барлыкка килү ихтималын 40 тапкырга, ашказаны асты бизе яман шеше барлыкка килү ихтималын 2 тапкырга кадәр арттыралар.

 

Автор Ильгиз Замалиев.

фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса