Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Син киттең ашыгып ,син киттең хушлашмый......

Тәүлекнең һәр сәгатендә искә төшеп үзәкне өзә торган хәсрәт-балаңны соңгы юлга озату икән. Һич уйламаганда гаиләбезгә әнә шул кайгы килде. Кызыбыз Әнисә Хиҗапованың 50 яшен дә тутыра алмый фани дөньядан китүе барыбыз өчен дә көтелмәгән хәл булды. Йомшак күңелле, миһербанлы, берәүне дә кырын карашы, авыр сүзе белән рәнҗетергә базмаган кызыбыз...

Тәүлекнең һәр сәгатендә искә төшеп үзәкне өзә торган хәсрәт-балаңны соңгы юлга озату икән. Һич уйламаганда гаиләбезгә әнә шул кайгы килде. Кызыбыз Әнисә Хиҗапованың 50 яшен дә тутыра алмый фани дөньядан китүе барыбыз өчен дә көтелмәгән хәл булды. Йомшак күңелле, миһербанлы, берәүне дә кырын карашы, авыр сүзе белән рәнҗетергә базмаган кызыбыз турында «иде» диюе дә җанга ятышсыз. Әмма ни хәл итәсең, тәкъдирдә язылганнардан узып булмый шул. Сабыр булырга тырышсак та күз яшьләренең йөрәктән тамган минутлары.
Кызыбызны озатырга халык бик күп килде. Безгә генә түгел, бар кешегә дә изгелекле булган икән бит ул. Рухи һәм матди булышлык күрсәткән район үзәк хастаханәсе администрациясе, хезмәттәшләре, дуслары, классташларына рәхмәтебез чиксез. Туганнарыбыз, күршеләребез һәрдаим янәшәбездә булдылар. 42 ел Күгәрчен мәктәбендә мөгаллимәлек иттем. Үземдә укыган укучылар, мәктәп коллективы кайгыбызны уртаклашырга килделәр. Хәсрәт күзләрне томалый, барысын да күреп бетерә алмаганбыздыр. Шуңа да барчагызга да газета аша тирән рәхмәтебезне белдерәм. Тигезлектә яшәгез, бала хәсрәте күрмәгез. Гомер юлыгыз озын, бәрәкәтле булсын!
Гаиләбез исеменнән
Наилә Гатауллина.
Күгәрчен авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев