“Шушы җирдә бик каласы килә, бер югалмый торган җыр булып "
Җәмгыять

“Шушы җирдә бик каласы килә, бер югалмый торган җыр булып "

Сәхнәдән талгын көй агыла... Сагышлы, юксынулы моңы белән  җаннарга кагылып үтә дә, кемнедер эзләгәндәй диварларга бәрелә ул, кайтаваз булып яңгырый. Эзли, әмма табалмый. Көйгә ияреп күңел дә көтә. Менә могҗиза булыр да сәхнә иркенлегенә балкып, искә алу кичәсенең “гаеплесе”– район халык театры режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфхәт Галиев чыгар сыман... Хыялый бушлыкта мәңге ашмас өметләр...

17 октябрьдә аңа 65 яшь тулган булыр иде. Моңа кадәр ул куйган яңа спектакльләрне тамаша кылган халык, бу юлы аны искә алу кичәсенә җыелды. Шыгрым тулы зал. Әйтер сүзләр күп. Сәхнәгә менгән һәркем Рәфхәт Фәйзрахман улының кешелекле, ярдәмчел булуын искә ала, иҗатта балкып яшәве турында сөйли. Кичәне алып баручы, озак еллар бер коллективта эшләп сәнгать йөген бергә тарткан район мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова укыган шигъри юллар җанны айкый. Сәхнәдәге слайдлар режиссерның тормыш юлын, иҗат эшчәнлеген яктырта.

Әйе, хезмәтенә, һөнәренә гашыйк, чын сәнгать кешесе иде Рәфхәт Галиев. Шулай булмаса аның режиссерлыгында сәхнәгә куелган бик күп спектакльләр республика, төбәкара халык театрлары фестивальләрендә төрле дәрәҗәдәге Дипломнар белән бүләкләнеп лауреат исеменә лаек булыр идемени? Дистәләрчә спектакльләр арасыннан Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ын атап үтү дә җитә. Андагы төп рольләрнең берсе—Сәрвәр образын сәхнәләштергән өчен “Иң яхшы хатын-кыз роле” исемнәренә лаек булган Рузилә Сафина (Хуҗина), Гөлнур әби ролендәге шагыйрә Рәсимә Гарифуллина сагынулы ядкарьләр калдырган  яшьлек елларын кабат хәтерләрендә яңарттылар, шигырь бәйләмнәрен бүләк иттеләр. Рәфхәт Галиев белән театр училищесында бергә укыган курсташлары Гүзәл Мостафина белән Марат Баязитов студент елларын искә алдылар.

Сөйләгән һәр сүздән күңел тула, тамчы-тамчы яшьләр күздән тәгәри. “Кадер киче” дип аталган җырын дога итеп ирештергән Казан мәдәният институты доценты, җырчы Венера Шәмиева, “Олы юлның тузаны” белән юксынуын җиткергән Күгәрченнән авылдашы Рузилә Хәбибуллина, Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры”нда катнашкан “Өмет” халык фольклор ансамбле—һәммәсенең дә үз сүзе, ихлас рәхмәте бар. Яшүсмер чагыннан сәхнәгә җитәкләп алып менгән, соңрак театр сәнгатенә юл күрсәткән остазын Раил Рамазанов та ничек оныта алсын?! 

Кичә “Тормыш җыры”, “Яучылар”, “Өзелгән йөзем”нәрдәге спектакльләрдән өзекләр белән дәвам итте. Һәр артист  үз кичерешен җаны аша үткәреп, тамашачыга җиткерде. Залдагы алкышлар артистларга гына түгел,  әлеге спектакльләрне сәхнәгә куйган режиссерга да түгелде. “Иҗаты белән нинди генә югары үрләр яуласа да сәнгать кешесе өчен иң зур бәһа тамашачы рәхмәте”,дияр иде Рәфхәт Галиев үзе дә. Искә алу кичәсе әлеге сүзләрнең хаклыгын янә бер раслады. Зал тутырып килгән тамашачы, хезмәттәшләре, ерак араларны якын итеп килгән сәхнәдәш дуслары аны олыладылар, хөрмәтләделәр. Улы белән кызының, туганнарының әлеге кичәне оештыручыларга рәхмәте чиксез булды.

Өч дистә елга якын театрны яшәткән, таныткан Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфхәт Галиев исеме онытылмас, киләчәктә дә күңелләрдә кабат-кабат яңарыр әле.

 

Фәрвәз Каюмова


Нет комментариев