Шәледә узачак "Ефәк юл"га Казаннан бушлай автобуслар йөриячәк
Җәмгыять

Шәледә узачак "Ефәк юл"га Казаннан бушлай автобуслар йөриячәк

Татарстан башкаласыннан автобуслар ярты сәгать саен кузгалыр, дип көтелә.

Татарстанның Шәле бистәсенә, ягъни "Ефәк юл" раллисының тизйөрешле участогына старт бирелгән урынга, бушлай автобуслар оештырылачак. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Заказны уңайлы 45 урынлы 20 җирле автобус башкарачак. Казаннан алар ярты сәгать саен кузгалыр, дип көтелә. Аерым алганда, Ярминкә мәйданыннан (Үзәк стадион янындагы мәйданчык) - 7.30 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр һәм "Восточный" автовокзалыннан - 8.00-12.30 сәгать аралыгында йөриячәк. Шәледән автобуслар 12.00 сәгатьтә йөри башлаячак.

Исегезгә төшерәбез, Казанга ралли катнашучылары 9 июль иртәсендә киләчәк. Автомобильләр, шәһәр үзәгенә барып, аннан Питрәч районындагы Шәле бистәсенә юл тотачак. Биредә беренче тизйөрешле участокка старт биреләчәк. Татарстан этабы 157 чакрымнан тора. Катнашучылар Алабуга, Яр Чаллы, Минзәлә, Мамадыш аша узачак.

Источник: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/06/143894/


Нет комментариев