Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шикәр авыруы һәм коронавирус: өзлегү булмасын өчен нәрсә белергә кирәк

 Шикәр диабеты белән авыручыларга коронавирус инфекциясе йокмасын, аның барышы җиңелрәк узсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында хәбәрчебезгә табиб-эндокринолог Ризедә Гаязова сөйләде:

 - Дәүләт регистры мәгълүматлары буенча 2019 елга Балык Бистәсе районында шикәр диабеты белән авыручыларның саны 1010 кеше тәшкил иткән. Ел саен диспансер учетына 90 га якын авыруны алабыз.

Коронавирус барлык кешеләр, шул исәптән диабет белән авыручылар өчен дә сезонлы грипп авыруына караганда авыррак. Аның белән зарарланмас өчен барлык стандарт саклык чараларын үтәү зур әһәмияткә ия.

Без диабетлы кешеләрне Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) күрсәтмәләрен үтәргә һәм алардан файдаланырга киңәш итәбез. Иң нәтиҗәле  битлекләр булып сәнәгатьтә кулланыла торган клапан куелганнары санала.

Диабетның барлык төре белән дә авыручылар коронавирус авыруын башкалар белән чагыштырганда авыррак уздырырга мөмкин. Шуңа күрә эпидемия вакытында үз-үзегезнең халәтегезне тикшереп, күзәтеп торырга кирәк.

Әгәр сез үзегездә коронавирус билгеләре сизсәгез кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Өлкәннәрдә бу сулыш алу авыраю, коры ютәл, күкрәкләрдә даими авырту, саташу,  яки уяна алмау, ирен яки йөзнең зәңгәрләнүе булырга мөмкин.

Әгәр сез мондый симптомнарның көчәюен сизсәгез, табибыгызга шалтыратып әйтегез. Шул ук вакытта хастаханәдә яту өчен үзегез куллана торган кандагы шикәрне билгеләүче глюкометр (кимендә 150 полоскасы) һәм бәвелдә  кетоновны билгеләү өчен бер тартма полоска булырга тиеш. Күпме сыеклык кулланганыгызны күзәтү максатында су белән литрлы шешә булуы да зарур.

Инде авырып киткән очракта бу киңәшләрне сакларга тырышыгыз:

— Сыеклыкны көн дәвамында 15 минут саен кечкенә йотым ясагыз. Бу сезгә организмда су сакларга булышыр.

— Әгәр кандагы шикәр дәрәҗәсе 3,3 ммоль/л дан түбәнрәк булса (сезнең үз диапазоныгыздан түбәнрәк) җиңел үзләштерелә торган 15 г. гади углевод кулланыгыз. Бу бал, джем, желе, җиләк-җимеш туңдырмасы, сок яки гадәти газировка булырга мөмкин. 15 минуттан соң кандагы шикәрне тикшерегез.

— Әгәр канда шикәр дәрәҗәсе 2 тапкыр рәттән югары (13 ммоль/л югарырак) булса, диабетик комага төшмәс өчен бәвелдә ацетонны (кетон) тикшерегез. Мондый очракта кичекмәстән дәвалаучы табибыгызга шалтыратыгыз.

Шикәр авыруы вакытында коронавирустан терелү мөмкинчелеге зур, бары тик табиб киңәшләрен үтәү генә мөһим. Паникага бирелмәскә кирәк.

Пандемия шартларында авыруларның күбесе клиник анамнезның авырлыгына карамастан, авыру чорын үтә  һәм 14-21 көн дәвамында терелә.

Сулыш алу һәм үпкәдә симптомнар барлыкка килгән очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә яки ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

 

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса