13 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Яңа Арыш авыл китапханәсендә балалар өчен төрле күңелле чаралар үткәрелде
Яңа Арыш авыл китапханәсендә балалар каникулы вакытында төрле күңелле чаралар үткәрелде. Укучылар пазллар төзеделәр, рәсемнәр ясадылар, шахмат-шашка ярышларында да бик актив катнаштылар.
-
Олеся Караганова: " Бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик, битараф булмыйк"
Агымдагы елның февраль аенда район үзәгендә кулланышта булган кием-салым һәм аяк киемнәре җыю оештырылып, июль аенда ачылган “Киемне бушлай бирәм” пункты бүгенге көндә унышлы тамыр җәя.
-
Балыкбистәлеләр, «Ачык ишекләр» көне оештырыла
Роспотребнадзор идарәсе эшкуарлар өчен 2020 елның 18 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Ачык ишекләр» көне оештыра.
-
Балык Бистәсендә район Советы утырышы булды
Анда 6 мәсьәлә каралды. Утырышны район Советы рәисе Илдар Таҗетдинов алып барды.
-
Мәдинә Гыйльмуханова: " Продуктлылык югары булсын өчен бернәрсәне дә күз уңыннан югалтырга ярамый"
Көләч йөзле, батыр йөрәкле булып күзалланды ул. 2012 елда Балык Бистәсендә хатын-кызлардан беренче булып крестьян-фермер хуҗалыгын төзергә алынган Мәдинә Гыйльмуханованы бүгенге көн герое дисәк тә ялгышмабыз.
-
Шикәр авыруы һәм коронавирус: өзлегү булмасын өчен нәрсә белергә кирәк
Шикәр диабеты белән авыручыларга коронавирус инфекциясе йокмасын, аның барышы җиңелрәк узсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында хәбәрчебезгә табиб-эндокринолог Ризедә Гаязова сөйләде: