Өзлексез пипелдәп тавыш биргән кәрәзле телефонын кулына алды ул. Күр инде, никадәр смс килгән! “Бәйрәмең белән, Укытучым!”, “Сезгә хөрмәтебез зур, Фәрвәз Мөхәммәтовна!”, “Без әле дә сезне сагынабыз”... Дистәләгән хат-хәбәр әнә шул сүзләрдән башланган. —Почтальоннарга эш кимеде хәзер. Почта аша килгән хатларның югыйсә элек исәбе юк иде, менә телефон аша яудыралар котлауны,—дип хатынына карап елмаеп куйды Салих абый.
Тиз генә күз йөгертеп алыйм дисә дә түзмәде Фәрвәз апа, бар эшен читкә куеп, смс-хәбәрләрне өр-яңадан укый башлады. Һәркайсын ачкан саен күңеле яктырды, керфек очларына яшь эленде. “Менә бит, мөгаллимәлектән киткәнемә ничә еллар, барыбер онытмыйлар. Үзегезгә мең рәхмәт кадерлеләрем”,—дип пышылдады аның иреннәре.
...Кечкенәдән укытучы булу иде аның хыялы. Күгәрчен мәктәбенең чыгарылыш кичәсен, кулына аттестат алу көнен дулкынланып көтте. Табигатьне яратуы, мәктәптә укыганда ук биология, химия, география фәннәренә өстенлек бирүе юкка түгел иде. Хыялының тормышка ашачагына да һич икеләнмәде. Шуңа да Казан педагогия институтының химия-биология бүлеген сайлады ул.
Шаулап узган студент еллары, зачет бирүләр, имтиханнар тапшыру... 5 ел вакыт әнә шулай сизелми үтте диюләренә, бүген дә ышанмас иде Фәрвәз Зәйнуллина. Белем баскычларыннан менү берәүгә дә җиңел бирелми. Аның өчен үз-үзеңә таләпчән булу, үтә дә зур тырышлык кирәк. Ә бу сыйфатлар анда җитәрлек. Институтны уңышлы тәмамлагач туган авылы мәктәбенә эшкә билгеләүләре исә үзенә күрсәтелгән ышанычның бер билгесе булды.
Беренче эш көне, такта янына басып укучылар белән танышу, дәрес аңлату укытучы өчен иң кадерле хатирәләр. Әлеге сөенечле дә, шул ук вакытта дулкынландыргыч та минутлар аны гомер буе озата бардылар. Үз мәктәбендә, белем биргән укытучылары янәшәсендә тәүге сынауны уңышлы узды ул. Коллектив белән уртак тел табып эшли белде, ул—укучыларны, укучылар аны үз иттеләр, яраттылар. Соңрак район мәгариф бүлегендә методист булып эшләгән елларында да Фәрвәз Мөхәммәт кызы Зәйнуллинаның шатлыклы минутлары күп булды. Әмма тәүге хезмәт юлын башлаган Күгәрчен мәктәбен һәрчак олы хөрмәт белән искә ала ул.
Мәгариф бүлегендә эшләгәндә дә үзен энергияле, яңалыкка омтылучан, оста оештыручы буларак таныта Фәрвәз Зәйнуллина. Район мәктәпләренә чыгып семинарлар уздырганда аның эш алымнары үзгәлеге, иҗадилыгы белән җәлеп итә. “Ачык дәрес”ләрдә укытучының укучылар белән ничек аралашуын бер карашта тотып ала ул. Уңышларына сөенә, проблемалар булганда бергәләп чишәргә алына. Ярдәмчел, шәфкатьле булуы аны характерлаган иң асыл сыйфат. Лаеклы ялга чыккач та укытучылар аның белән даими элемтәдә торалар, киңәш сорыйлар икән, бу инде аның чын мәгънәсендә тәҗрибәле остаз булуын күрсәтә.
Әле дә табигатькә җаны-тәне белән гашыйк ул, бакчасында дистәдән артык төрле чәчәкләр, җиләк-җимешләр үсә. Җәйләрен чәчәкле кырларга чыгып ял итсә, көзләрен сары келәм җәелгән сукмактан йөрергә ярата. “Матурлыкны күрү генә түгел, тоя белергә дә өйрәттегез”—бәйрәм белән котлау юллаган укучысының сүзләренә кушылмый мөмкин түгел. Олы хөрмәткә, ихтирамга лаек, зур хәрефтән язылган Укытучы сез, Фәрвәз Мөхәммәтовна! Килер көннәрегез якты, тормышыгыз матур булсын!
Ф. Касыймова.
Нет комментариев