Саклык чараларын алдан күрик
Җәмгыять

Саклык чараларын алдан күрик

Ел саен, гыйнвар ахыры-февраль ае башларында салкын тиеп авыртулар баш калкыта.

“Кискен вируслы инфекция (ОРВИ) сезоны күбрәк шушы вакытка туры килә. Әлеге авыру үзен төчкерү, йөткерү, югары температура, көчле баш авыртулары белән сиздерә. Кеше хәлсезләнә, күңел болганып косу очраклары да булырга мөмкин. Һәм иң куркынычы, вакытында дәваламасаң ул организмда төрле катлауланулар китереп чыгара. Шуңа күрә саклану чараларын алдан ук күрергә, халык күп йөри торган урыннарда йөрмәскә, күбрәк витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчәләр белән тукланырга, саф һавада ешрак булырга, җылы киенергә киңәш итәбез. Ә инде авыру башланган икән, кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - ди район үзәк хастаханәсенең инфекция бүлеге табибы Ринат Гыйниятуллин.

 фото900igr.net


Нет комментариев