Сабантуйларыбызны ярыш-конкурслардан, бүләк-призлардан башка күз алдына да китереп булмый инде.
Элек-электән авыл халкы бүләкләрне үзе әзерләгән. Уңган киленнәр баш батырга сөлге чиккәннәр. Сабантуйга бүләк бирү дә, аны яулап алу да зур мәртәбә саналган. Хәзер бәйрәмнәребезне уздыру чыгымнарын нигездә иганәчеләр күтәрә. Беркемнең дә артык акчасы юк билгеле. Шулай да игелекле, юмарт эшмәкәрләр табылып тора. Руслан Дормидонтов шундыйлардан. Менә 5 ел инде ул “Регион-16” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә берләшкән эшмәкәр егетләр исеменнән яшь көрәшчеләргә велосипед бүләк итә.
(Язманы тулысынча газетадан укый аоасыз)
Илгиз ҖАМАЛИЕВ.
Нет комментариев