(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Россиялеләрнең яртысы хатын-кызларга ир-атларга караганда Россиядә яшәү авыррак дип саный (2002 елда 48 гә 65 процентка булган). Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
Шул хакта "Җәмәгатьчелек фикере" фонды сораштыру нәтиҗәләре дәлилли. Ул 25-26 февральдә Россиянең 53 төбәгендә104 торак пунктта 1500 респондент арасында үткәрелгән. Россиядә ир-атларга яшәү авыррак дип белдерүчеләр 9 процент кына булган ( алдан - 7 процент).
Россиядә хатын-кызларга һәм ир-атларга яшәү авырлыгы бертигез дип, 35 процент респондент җиткергән.
Россиялеләр өй мәшәкатьләре һәм балалар тәрбияләү хатын-кыз җилкәсенә күбрәк төшүен (18 процент), гаилә өчен җаваплылык булуын (9 процент), эш табу кыенлыгын (7 процент) аңлата.
54 процент россиялеләр фикеренчә, бүгенге көндә Россиядә хатын-кызлар һәм ир-атларның хокукларын тормышка ашыруда мөмкинлекләр бертөрле. Шул ук вакытта 26 проценты ир-атларда мөмкинлекләр хатын-кызларныкына караганда күбрәк булуын (13 процент) җиткергән.
http://tatar-inform.tatar
фото сайттан.
Нет комментариев