Татарстан Республикасы территориясендә “Россия балалары-2019” шартлы исем астында ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе уздырыла.
Балигъ булмаганнар арасында наркотиклар куллануны кисәтү, аларны наркотикларның, психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләргә тарту фактларын ачыклау- әлеге операциянең төп максатлары булып торалар. Наркотик куллануның аяныч нәтиҗәләре, аларның законсыз әйләнешендә катнашкан өчен җаваплылык турында халыкның хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру буенча да чаралар уздырыла. Операциянең 1 этабы 26 апрельгә кадәр дәвам итә.
Илгиз Җамалиев.
фото архив.
Нет комментариев