Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ришат Фазлыйәхмәтов: "Миңа ошарлык кыз гына юк, ...чын кыйммәтләр белән яшәүчеләре инде кияүдә аның..."

– Җәй көне күрешкәннән соң бик үзгәргәнсең, һәм, тфү-тфү, уңай якка, Ришат – күзләреңә нур кайткан, тәнеңә ит кунган, димме?.. Авыл сихере, димәк?

 – Юк, менә анысы шәһәр кафелары гөнаһы гына (рәхәтләнеп көлә). Җаным тынычлана төште, шөкер, тормыш кәлиягә кайтып бара, киләчәккә стимул барлыкка килде – түгәрәкләнү шуннандыр дип беләм. Менә хәзер спортзалга йөрисе була инде! (Минем яштә үк түгәрәкләнү мактанырлык булмас). Авылдагы апаларым-туганнарым да гел сыйлап тора. Үзем генә торгач, кайгыртучанлык шундый көчле – ашы, бәлеше, өчпочмагы, дигәндәй. Бик зур рәхмәт туганнарыма!

– Авылдагы апаларга гына ышанып торып булмый инде – торышыңа коймаклар пешерерлек матур кыз алып кайтырга кирәк. Килен төшерергә. Нигез тутырып бәләкәчләр үстерергә.

– Аңа да әзермендер кебек. Әмма миңа ошарлык кыз гына юк. Дөресрәге, миңа ошардае – ирне-ир итәрлек, тормыш кадерен белерлекләре, чын кыйммәтләр белән яшәүчеләре инде кияүдә аның... Кияүдәгеләр ошый дип язып булмый ич инде (көлә). Ә инстаграмда мишуралы тормышка алданып, ялганны чыннан аермастайлары күбрәк хәзер. Хәзерге кызларның кеше тормышына кызыгып, чагыштыра-чагыштыра, үз алдындагы бәхетләренең кадерләрен дә белмәве ошамый миңа. Миңа андый кирәк түгел. Хатын-кыздан бит ул бик күп әйбер тора – ул ир дә итә белә, гаилә казанында да һәрчак кайнарлык саклана, матурлыкны да дәвам итә белә ул, итагатьле балалар да үстерә белә. Шуңа мин ашыкмыйм, минем андый вакытым, Аллаһ боерса – алда. Күкләрдә ничек язылган – шулай булыр, соңармас.

Автор: Гөлнара Җәлилова

 фотоmusic.yandex.kz

http://www.sahne.ru/kheberler/10317.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса