Районыбызда “Тормышыңны сакла! Кимет тизлекне!”дигән акция башланды
8 майдан Россиядә Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән Дүртенче Глобаль юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы игълан ителде.Ул 14 майга кадәр дәвам итә. Аның төп максаты- җәмәгатчелекнең игътибарын тизлекне арттыру нәтиҗәсендә булган аварияләр проблемасына юнәлтү. Бу атналык кысаларында "Тормышыңны сакла! Кимет тизлекне!" социаль кампаниясе уздырыла. ЮХИДИ инспекторлары автомобильчеләр тарафыннан тизлекне арттыру фактларын...
8 майдан Россиядә Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән Дүртенче Глобаль юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы игълан ителде.Ул 14 майга кадәр дәвам итә. Аның төп максаты- җәмәгатчелекнең игътибарын тизлекне арттыру нәтиҗәсендә булган аварияләр проблемасына юнәлтү.
Бу атналык кысаларында "Тормышыңны сакла! Кимет тизлекне!" социаль кампаниясе уздырыла. ЮХИДИ инспекторлары автомобильчеләр тарафыннан тизлекне арттыру фактларын кисәтү буенча чараларны көчәйтәләр. Юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аеруча зур игътибар бирелә.
Автор Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев