Районда авыл җирлекләренең Совет утырышлары бара
Җәмгыять

Районда авыл җирлекләренең Совет утырышлары бара

 Районда авыл җирлекләренең Совет утырышлары бара. Шушы көннәрдә район җитәкчелеге, активы һәм авыл кешеләре алдында Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов отчет тотты. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова катнашты.

 “Авыл җирендә проблемаларның берсе хәл ителсә, яңалары барлыка килә. Шунысы куанычлы, аларны башкарып чыгу өчен республика программалары эшләп килә. 2018-2019 нчы елларда безнең авыл җирлегендә социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен республика бюджетыннан 232 миллион сум акча бүлеп бирелде һәм аның нәтиҗәсендә күләмле эшләр башкарылды. 2019 нчы елда Ямаш авылында 1470 метр суүткәргеч салынды,  артезиан  скважинасы һәм су башнясы территориясе профнастил белән әйләндереп алынды, су басымын арттыра торган насос урнаштырылды, Юлсубино авыл мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде һәм башка эшләр башкарылды.

Юлсубино һәм Ямаш авылларында 411 хуҗалык бар. 74 йортка йозак эленгән. Яшәүчеләрнең уртача яше  - 40,6. 4 бала туды, 22 кеше үлде.
2014 -2019 нчы елларда халыктан җыелган 3 миллион 262 мең сум үзара салымга, республика бюджетыннан өстәп финансланганнан соң 13 миллион 48 мең сум акчага 4844 метр су үткәргеч торбалар салынды, Ямаш авылында тимер-бетоннан торган күпер төзелде, авыл урамнары төзекләндерелде, 7 урында янгынга каршы көрәшү максатында гидрантлар куелды. 
Агымдагы елда Юлсубино авылында чишмәне яңарту, урам юлларын кыш көне кардан чистартып тору һәм җәен вак таш җәю, су белән тәэмин итү буенча өстәмә эшләр башкару, Ямаш авылында адреслар күрсәтелгән элмә такталар ясатып урнаштыру, Юлсубино авылында урам яктырткычларны реконструкцияләү, мәдәният йортлары өчен җиһаз һәм аппаратуралар алу күздә тотыла”,- диде үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Таңсылу МИНҺАҖЕВА.


Нет комментариев